Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Галимҗанова Гөлфия Әхмәди кызының 80 яшьлек юбилее

27 января 2023, 08:32

316

0

0

Кукмарада гомер итүче безнең яраткан әниебез Галимҗанова Гөлфия Әхмәди кызының бүген 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлап, көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне, олы рәхмәтебезне, иң изге теләкләребезне бүләк итәбез. Янәшәдә син булганда, өебез ямьле. Сиңа сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган имин көннәр, күңел тынычлыгы телибез. Безнең сөенечебез, киңәшчебез булып, яңадан-яңа куанычлар, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәтен тоеп, озак еллар яшәвеңне телибез.

Син – иң газиз кеше безгә, 
Син – яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр 
Бармы икән җирдә тагын?
Өебезнең кояшы син, 
Һәркемгә җитә җылың.
Якыннарың белән бергә 
Җырлап яшә тормыш җырын.

Иң изге теләкләр белән балаларың, киявең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыйларың һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk