Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Галиәхмәтов Фәрхетдин (Миннехәй) Зыятдин улының 85 яшьлек юбилее!

10 июня 2022, 13:27

446

0

0

Ташлы Елга авылында тормыш итүче кадерле кешебез Галиәхмәтов Фәрхетдин (Миннехәй) Зыятдин улының 7 июньдә 85 яшьлек юбилее булып узды. 

Кадерле әтиебез, яраткан бабаебыз! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез.

Әниебез белән (вафат инде) безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт! Хәзерге вакытта тәрбиядә, кадер-хөрмәттә төп нигезебездә абыебыз, энебез Ирек, киленебез, туган апабыз Эльмира тәрбиясендә булганың өчен барчагызга чиксез рәхмәт. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын тоеп, кадер-хөрмәттә тагын да шулай озын-озак, сау-сәламәт яшәргә язсын. Безне сөендереп, авырмый гомер кичер.

Сине яратып балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk