Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гайнанова Миннеразыя Гайнулла кызына - 90 яшь!

25 ноября 2022, 14:37

292

0

0

Важашур авылында гомер кичерүче газиз кешебез Гайнанова Миннеразыя Гайнулла кызына 28 ноябрьдә 90 яшь тула. 

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, йөрәктән чыккан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алсаң иде: калган гомер еллары хәерле имин үтсен, Ходай сине саулык-сәламәтлектән аермасын, шатлык-куанычлар гел янәшәңдә булсын. 

Алдагы көннәрдә дә күңел җылыбызны тоеп, тынычлыкта, борчулар күрмичә, безнең белән рәхәт гомер кичерергә язсын сиңа. Без, 6 балаңны, җил-яңгыр тидермичә үстереп, хезмәт сөяргә өйрәтеп, укытып, олы тормыш юлына чыгаруыгыз өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. 
Нинди бәхет: чәчкә чал керсә дә, 

Әни, диеп ишек ачабыз. 
Син безгә кирәк әле, озын-озак 
Гомеркәйләр теләп калабыз. 

Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, кызларың, киявең, 12 оныгың, 6 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk