Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәйзриев Хәлимулла белән Фәйзриева Сәлимәнең бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел була!

04 декабря 2020, 10:27

359

0

0

Нормабаш авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган әтиебез Фәйзриев Хәлимулла белән әниебез Фәйзриева Сәлимәнең бергә тормыш корып яши башлауларына 5 декабрьдә 50 ел була.

Кадерлеләребез, сезне чын күңелдән алтын туегыз белән котлыйбыз. Сезгә кояштай озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, тигезлектә гомер итүегезне теләп калабыз.

Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен
Мәрхәмәтле, олы җаныгыз.

Иң изге теләкләр белән Удачный шәһәрендә яшәүче улыгыз Данир, киленегез Алсу, оныкларыгыз Динара, Әмирхан. Бу изге теләкләргә кодагыегыз Зөлфия дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk