Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәизова Миңнур Мирзәхмәт кызының 65 яшьлек юбилее!

25 мая 2020, 09:51

343

0

0

Манзарас авылында яшәүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Фәизова Миңнур Мирзәхмәт кызының 25 майда туган көне – 65 яшьлек юбилее.

Сабыр, ягымлы, изге җанлы, нигезебезнең кояшы булган, гомер юлын өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әниебез. Сине олуг юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз һәм изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Гаилә учагын йөрәк җылың белән яктыртып торуыңа, әтиебез белән иңгә-иң куеп, бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәвегезгә чиксез горурланабыз, һәркемнең күңеленә юл таба белүеңнән үрнәк алабыз. Үзеңнең кылган гамәлләрең, яшәү рәвешең белән безгә хезмәт сөючәнлек, тормыш зирәклеге, бары тик яхшылык кына кылу кебек сыйфатларны сеңдердең. Эчкерсезлегең, ихласлылыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың, хөрмәткә лаек булдың. Син – безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз, саклаучыбыз, киңәшчебез дә. Алдагы көннәреңдә әти белән тигезлектә, муллыкта, авырмыйча, безнең уңышларга шатланып, кайгы-хәсрәт күрмичә, туганнар белән бәхетле гомер итәргә язсын Ходай.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәрит, кызың Гөлназ, улың Алмаз, киявең Хәлил, киленең Айгөл, оныкларың Айгөл, Илназ, Диләрә, Данияр.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk