Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәттахов Мөдәрис Габделхәй улының - 60 яшьлек юбилее!

15 января 2023, 10:35

288

0

0


Туембаш авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Кукмарада яшәүче кадерле кешебез Фәттахов Мөдәрис Габделхәй улының 15 гыйнварда 60 яшьлек юбилее. 

Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син безгә һәрвакытта да үрнәк әти, яхшы киңәшче, тормышта олы терәк булып яшисең.  Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп,  муллыкта, саулыкта, улларыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын сиңа.

Яшик әле, әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Тормышта син ныклы терәксең,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Безнең өчен күпме тырыштың,
Күп эшләдең гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә!

Иң изге теләкләр белән әниебез Флюра, улларың Илнар, Рәис, киленең Гөлфиназ һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев