Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дания Минемуллинага 60 яшь!

01 января 2022, 11:09

422

0

0

Бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәттәшебез - Татар Толлысы авылында туып-үсеп, яп-яшь килеш редакция ишеген ачып кереп, газетабыз белән бергә тормыш дулкыннарында кайнаган, матбугат өлкәсендәге һәр яңалыкны бар күңеле аша үткәргән Даниябезгә дә  60 тула икән бит.

Дания Минемуллина нинди ул дип сорасалар, иң беренче чиратта, искиткеч туганчылыклы дип җавап бирер идек. Хезмәт сөючән, юмор хисенә бай, юмарт та әле ул.

Дания, киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик үзең кебек уңай позитивлы, шатлык һәм сөенечләргә бай көннәр, нык сәламәтлек, сабырлык телибез. Тормыш юлдашың Наил белән озак еллар янәшәдән атлап барып, балаларыгызның һәр уңышына сөенеп яшәргә язсын.

Сине яратып һәм хөрмәт белән “Хезмәт даны” газетасы редакциясе коллективы һәм матбугат ветераннары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk