Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чишмәбаш авылында гомер итүче Нәбиев Миннехай Миннәхмәт улының 60 яшьлек юбилее!

17 июня 2018, 10:54

783

0

0

Чишмәбаш авылында гомер итүче кадерле кешебез Нәбиев Миннехай Миннәхмәт улының 17 июньдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Газиз кешебез! Без сине олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа тән саулыгы, күңел тынычлыгы, бетмәс егәрлек, әниебез Рәйханә белән бер-берегезгә терәк һәм сердәшче булып, тигезлектә яшәвегезне телибез.

Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа, әти. Тормышыбызда үз юлыбызны табарга юл күрсәттең. Үзебез әти булсак та, хәзер дә киңәшләреңне биреп, безнең өчен кайгырып яшисең. Әти, сез булганда, без бик бәхетле, алдагы көннәреңдә балаларыңның, оныкларыңның, киленнәреңнең, кардәш-туганнарыңның ихтирамын тоеп, куанып яшәргә насыйп булсын.

Әти! Ышанычлы гомер юлдашы, төпле киңәшче, ярдәмчел туган, дус булып, сокланырлык итеп яши беләсез. Сабыр холыклы, олы җанлы, зур хөрмәткә лаеклы, киң күңелле, тырышлыгыгыз белән күпләрнең ихтирамын яулаган  кеше сез. Без сине бик яратабыз.

Иң изге теләкләр белән әниебез, улларың, киленнәрең, оныкларың, бу теләкләргә кода-кодагыйларың һәм гаилә дусларыгыз да кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk