Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Беренче Май авылында яшәүче Гатина Шәмсенур Мирсаяп кызыны 85 яшьлек юбилее булән котлыйбыз!

12 января 2019, 18:24

663

0

0

Беренче Май авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле, иң гүзәл, иң изге булган әниебез, ак әбиебез Гатина Шәмсенур Мирсаяп кызының 5 гыйнварда гомер бәйрәме – 85 яшьлек юбилее булып узды. 

Әниебез! Син – безнең өчен тормышта олы терәк һәм туган йортыбызның учагын саклаучы якты кояшыбыз. Балам дип киң колач җәеп, өстәл тулы тәмле ризык белән каршы алып, изге догаларың, хәер-фатыйхаңны биреп озатып каласың. Барысы өчен бик зур рәхмәт сиңа, әниебез. Сиңа Аллаһы Тәгалә хәерле, сәламәт гомер, күңел тынычлыгы, яшәү өчен көч-куәт бирсен. Якыннарыңның, балаларыңның ихтирамын, хөрмәтен тоеп, озак еллар йортыбызның кояшы булып, бергә-бергә яшәргә насыйп булса иде.

Котлы булсын туган көнең, әни,
Гомерең үтсен муллыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Моңаерга сәбәпләр юк,
Гомерләр үтсә үтсен.
Туган таңга шөкер итеп
Яшим, дип йөрәк типсен.

Иң изге теләкләр белән балаларың, онык-оныкчыкларың, кияүләрең, киленнәрең, кода-кодагыйларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk