Бәдретдинова Рафига Гани кызына - туган көне!
Кукмарада яшәүче кадерле әниебез Бәдретдинова Рафига Гани кызына 21 гыйнварда 70 яшь тулды.
Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа тән сихәте, якыннарыңның күңел җылысын, туганнарың хөрмәтен тоеп, әтиебез белән тигезлектә озын гомер кичерүегезне телибез.
Тормышыңның җылы тоткасы син,
Гаиләдә син - зур терәк.
Яшә әле шатлыгыбыз булып,
Син бит безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев