Байлангардан Ярмиев Рафаэль Камал улының туган көне!
Байлангар авылында туып, хәзерге көндә дә шул авылда яшәп ятучы туганыбыз Ярмиев Рафаэль Камал улының олуг юбилее. Аңа 24 апрельдә 80 яшь тула.
Рафаэль абыйның бөтен тормышы, яшьлеге, хезмәт итү чорлары туган авылы Байлангар белән бәйле. Ул озак, бик озак еллар үз авылы кешеләре белән җитәкчелек итте. Ул эшләгән чорларда елларның төрлесе булды: уңышлысы, корысы, яңгырлысы. Иң мөһиме – ул, авыл кешеләре белән уртак тел таба белеп, авырлыкларны җиңеп чыга алды.
Ул һәрдаим гыйлемгә омтылды, безне – балаларын, оныкларын да шуңа юл күрсәтте. Әле лаеклы ялга чыккач та, мәдрәсә тәмамлады һәм иң зур хезмәте булган “Авыл тарихы” китабын язып, мирас булып буыннан-буынга тапшырыла торган тарихи бүләк ясады.
Хөрмәтле энем, абыебыз, сөйләргә генә җиңел булган бу эшләрне башкарырга синең күңел чисталыгың, калебеңнең дөрес булуы ярдәм иткәндер дип ышанасы килә. Без, туганнарың, сине хөрмәт итеп, синең алда баш иябез. Сине туган көнең белән ихластан котлыйбыз. Әле Хәдичә апа белән икегез дә исән-сау, сәламәт булып, балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен тоеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Ихтирам белән апаң Дамира, сеңлең Дания, энең Камил-Әлфия, сеңлең Венера-Минәхмәт.
Нет комментариев