Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Байлангар авылында яшәүче Ярмиев Рафаэль Камал улының олуг юбилее!

24 апреля 2019, 11:26

616

0

0

Байлангар авылында яшәүче Ярмиев Рафаэль Камал улының олуг юбилее!

Байлангар авылында яшәүче кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз Ярмиев Рафаэль Камал улының 24 апрельдә олуг юбилее – 80 яшь тулган көне.

Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз, сине шушы матур бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Гомереңнең алга таба да бәхет-шатлык белән баруын, туачак таңнарың бары куанычлар гына алып килүен телибез. Син гомер буе балаларыңны, гаиләңне, якыннарыңны кайгыртып яшисең. Миһербанлы, сабыр холыклы һәм кешелекле булганың өчен яраталар үзеңне. Күңелеңдә җан җылысының нуры сүнмичә, калган гомереңне үзең үстергән балаларга, оныкларга сөенеп, сау-сәламәт булып, бер-беребезнең күңел яктылыгын һәм җылысын тоеп, тынычлыкта, балаларның, оныкларның игелекләрен тоеп, тигезлектә яшәргә насыйп итсен.

Күңелең – гел игелектә,
Сокланып һич туймыйбыз.
Юбилей бәйрәмең белән
Чын күңелдән котлыйбыз.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәдичә, улың белән киленең, кияү-кызларың һәм оныкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk