Байлангар авылында яшәүче Галимова Нәкыя Ибәтулла кызының туган көне!
Байлангар авылында яшәүче кадерле әниебез Галимова Нәкыя Ибәтулла кызының 14 июньдә туган көне.
Әни әтиебез Разак белән 50 ел Кизел шәһәрендә яшәделәр, ике кызга, дүрт малайга тормыш бүләк иттеләр. Әти һәм олы кызы Илсөяр, ике улы – Рафаэль, Равил мәрхүмнәр инде. Әниебез – хезмәт ветераны, 9 медаль иясе ул.
Әни, сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми, игътибар һәм ихтирам тоеп, тыныч картлыкта гомер кичер. Сиңа алдагы елларда Аллаһы Тәгалә озын, бәрәкәтле гомер бирсен.
Иң изге теләкләр белән кызың Гөлгенә, Рәлдүс-Рузилә, Илдархан-Гүзәлия, 12 оныгың, 15 оныкчыкларың, оныкчыкларыңның 2 баласы, туганнарың, дусларың исеменнән улың Рәлдүс.
Нет комментариев