Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Балыклы авылында гомер итүче Хәбибрахманов Газинур Хатим улына 60 яшь тула!

06 июля 2018, 15:39

1963

0

0

Балыклы авылында гомер итүче безнең бик тә газиз, яраткан кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Хәбибрахманов Газинур Хатим улына 10 июльдә 60 яшь тула.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Йөрәктә булган иң җылы, матур хисләребезне җиткерәбез.

Синең гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык! Янәшәбездә синдәй игелекле, һәрвакыт терәк булырлык, төпле киңәшләрең белән ярдәм итәрлек кешебез булу белән без чиксез бәхетле. Аллаһы Тәгалә сиңа бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек бирсен. Алдагы көннәрдә дә муллыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тигез, матур гомер кичерүеңне телибез.

Күңелеңдә булган яхшылыклар,

Изгелекләр илгә сирпелсен.

Йөрәк һаман ялкынланып типсен,

Һәр туар таң шатлык китерсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөләйха, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk