Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бакланова Миләүшә Гарәфетдин кызының туган көне!

18 апреля 2023, 13:09

278

0

0

Бакланова Миләүшә Гарәфетдин кызының туган көне!

Язның матур бер көнендә, 19 апрельдә, безнең гаиләбезгә тагын бер шатлык өстәп, төпчегебез – Миләүшәбез дөньяга килде. 

Тормышыбызны ямьләп яшәүче кызыбыз – Бакланова Миләүшә Гарәфетдин кызы – үзенең  50 яшен каршы ала. Тормышның бары тик матур якларын гына күрүче, тирә-юньдәгеләрне үзеңнең яктылыгың, уен-көлкең белән бизәп торучы, кече күңелле, юмарт, ярдәмчел, шат күңелле кызыбыз бит син безнең. 

Кадерлебез, сине ихластан алтын бәйрәмең, матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тормышыңда һәм хезмәтеңдә күңел тынычлыгы, киявебез Вячеслав белән матур, тигез, озын гомер кичереп, кызларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. 

Булсын ул илле, 
Тулсын ул илле...
Бәхет бизәсен якты күңелеңне,
Яшәү ялкының сүнә белмәсен, 
Җырлап каршы ал тагын иллене. 

Сине яратып әтиең-әниең. Безнең ихлас теләкләргә апаларың, абыең, тормыш иптәшең,  кызларың  да кушыла.  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев