Баймиева Лилия Миннемулла кызының юбилее!
Кукмарада гомер итүче безнең якты кояшыбыз, сулмас гөлебез, әниебез Баймиева Лилия Миннемулла кызының 1 майда юбилее. Сөекле әниебезгә нык тазалык, чиксез бәхет, күңел тынычлыгы, әтиебез белән тигезлектә озак яшәвен телибез.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Бездән сиңа зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зиннур, улларың Ленар, Салават, киленең Гөлназ.
Нет комментариев