Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәдертдинова Марзия Таһир кызының гомер бәйрәме!

01 января 2023, 10:58

241

0

0

Аш-Буҗи авылында гомер итүче кадерле әниебез Бәдертдинова Марзия Таһир кызының 1 гыйнварда гомер бәйрәме – 75 яшьлек юбилее. 
Яраткан әниебез, сине ихластан гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез.

75 яшь – артта озын юллар,
Шатлык, сагышлар да булгандыр.
Чәчләреңә инде чал йөгергән,
Еллар чоры шулай кунгандыр.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.

Әни! Әтиебез белән пар канатлы булып, авырмыйча, куанып яшәргә дә яшәргә язсын сезгә. Имин картлыгыңда балаларыңа терәк, оныкларыңа Акъәби булып, куанып гомер итәргә насыйп булсын. Җылы сүзләрең, акыллы киңәшләрең өчен мең рәхмәт! Кайчан гына яныңа кайтсак та, ачык йөз, мул табын, шифалы сүзең, җылылык тулы йөрәгең белән каршы аласың. Гомерең буе син кешеләрне яраттың. Син – безнең терәк, син – безнең куаныч, син – безнең алдагы көнебезгә өмет һәм ышаныч. Алга таба да янәшәбездә иң кадерле, иң кирәкле, иң затлы әни, тирә-юньдәгеләргә өлге булып, ямь һәм нур таратып, гомер йомгагын сүтәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Галимҗан, улың, кызың, киявең, оныкларың, кодагыең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев