Аш-Буҗи авылында яшәүче Тимерова Дания Әнүрбик кызының 55 яшьлек юбилее!
Аш-Буҗи авылында яшәүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Тимерова Дания Әнүрбик кызының 15 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине истәлекле, якты гомер бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз. Син – өебезнең нуры, яме, олы киңәшчебез. Без, балаларыңны, һәрчак сагынып, ачык йөз, тәмле ризыкларың белән каршы аласың. Сиңа нык сәламәтлек, тигезлек белән хәерле озын гомер кичерүеңне, һәр туган көнгә шатланып яшәвеңне телибез.
Иң изге, матур теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев