Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җамалетдинова Альбина Басыйр кызының олы юбилее!

15 июня 2018, 10:53

790

0

0

15 июньдә сөекле, газиз әниебез Җамалетдинова Альбина Басыйр кызының олы юбилее.

Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Син - өебезнең нуры, тормышыбызның яме, безнең өчен яшәү шатлыгы. Сабырлыгың, хезмәт сөючәнлегең, кешелеклелегең белән үрнәк син. Алдагы көннәреңдә саулык-сәламәтлек, балалар шатлыгы, күңел тынычлыгы белән безгә, балаларыңа, олы ышаныч, киңәшче булып, тынычлыкта, муллыкта яраткан әтиебез белән тигез гомер кичерүеңне телибез.

Юбилеең белән котлап,

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен

Олылыйбыз сине бүген без.

Күпме гомер үткән, сырлар салып,

Ә күңелләр һаман яшь әле.

Һаман шулай безгә кирәк булып

Йөз яшькәчә яшә әле.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Роберт, кызларың Гүзәл, Чулпан, Алсу, кияүләрең, Артур, Ләйлә, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk