Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әлмөхәмәтова Елена Анатольевна 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

29 апреля 2023, 14:51

360

0

0

Әлмөхәмәтова Елена Анатольевна 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

 
Табигатьнең яшеллеккә күмелгән чагында, май бәйрәме гөрләгән вакытта, кадерлебез, әниебез дөньяга килгән. Кәркәүч авылында яшәүче Әлмөхәмәтова Елена Анатольевна 2 майда үзенең 50 яшьлек юбилеен – гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Әнкәй, нинди генә теләкләр юлласак та аз булыр, сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, көтелмәгән куанычлар телибез. Әти белән биш балага гомер биреп, тормыш авырлыкларын бергәләп тарткансыз. Алга таба да сезгә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, һаман шулай безгә терәк һәм кирәк булып, тигезлектә озын-озак яшәргә язсын.

Әни, күпме наз, күпме җылылык синдә. Без туган йортыбызда шул җылылыкны тоябыз. Әти-әниле нигезгә кайтып керүе ничек рәхәт! Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Чәчләреңә чал кунса да
Кайгырма әле, әнкәй. 
Вакыт туктамый акса да
Борчылма әле, әнкәй.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, әтиең, биш кызың, кияүләрең, оныкларың исеменнән Актаныштагы кызың Ландыш.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk