Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Абдулганиева Кәүсәрия Габделхак кызы 70 яшьлек юбилеен  билгеләп үтә!

14 ноября 2020, 23:33

404

0

0

Абдулганиева Кәүсәрия Габделхак кызы 70 яшьлек юбилеен  билгеләп үтә!

Бу көннәрдә Кукмарада яшәүче Абдулганиева Кәүсәрия Габделхак кызы 70 яшьлек матур юбилеен  билгеләп үтә. 

Кадерле, сөйкемле һәм сөекле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән тәбрик  итәбез. Алдагы гомереңнең һәр көнен сәламәтлек белән, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, безнең барчабызның  хөрмәтен, күңел җылысын тоеп,  иминлектә, муллыкта үткәрүеңне телибез. Илле ел бер гаилә булып яшәү дәверендә син безнең өчен һәрвакыт үрнәк әни, якын киңәшче, тормышта олы терәк булдың. Без синең шундый гадел һәм киң күңелле, олы җанлы, мәрхәмәтле, сабыр булуыңа сокланабыз һәм синнән үрнәк алабыз.

Бу көннәрдә өебездә көннәр буе телефон шалтырый. 6нчы тегү фабрикасының балалар бакчасында, аннан соң киез итек фабрикасында бергә эшләгән хезмәттәшләрең, дусларың юбилей белән котлыйлар. Димәк, син әйләнә-тирәңдәгеләргә  кирәкле, хөрмәтле кеше булгансың. Син безгә дә бик кирәк.  Алдагы гомерең дә бүгенгедәй матур, тыныч узсын, киләчәктә атасы бик күп якты таңнарны  туганнар, дуслар белән бергәләп каршыларга насыйп булсын!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә!

Сине яратып тормыш иптәшең Наил, балаларың  Гәүһәрия, Фаил, Раил, оныкларың, оныкчыкларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk