Котлыйбыз!
Нормабаш авылында яшәүче Ринат Ганиевны туган көне - 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Ул Армия сафларыннан кайтканнан соң, чит җирләргә бәхет эзләп чыгып китмичә, туган авылында калды, гаилә корды, балалар үстерде. Ринатны авылда һәркем теләсә нинди вакытта ярдәмгә килә торган, шәфкатьле, игелекле кеше буларак белә. Аңа киләчәктә дә тормышта зур уңышлар, нык сәламәтлек, бәхетле гаилә тормышы, балаларының игелеген күреп, имин тормышта яшәвен телибез.
НОРМАБАШ авылы халкы.
Нет комментариев