Район башлыгы Сергей Димитриев июль аеның юбилярларын котлый
Июль аенда Янил авылыннан Минҗамал Ибраһимовага - 95, Иске Кенә авылыннан Анна Ивановага, Кукмарадан Нәзирә Таҗиева, Мәймүнә Һадиева, Иске Каенсар авылыннан Гильдызым Михайлова, Өлге авылыннан Мөбарәкҗан Салиховларга 90 яшь тула.
Район башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.
Нет комментариев