"Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән!
Бүген мәктәпләрдә районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме уза. Соңгы кыңгырау ул - мәктәпне тәмамлап, олы тормышка юл алу дигән сүз. Барлык унберенче сыйныф укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
Көмеш тавыш тынмый,
Йөрәкләрдә чыңлый,
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.
Якты юллар теләп, матурлыкка өндәп,
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Нет комментариев