Якташларыбызны “Бәллүр каләм” конкурсында җиңүләре белән котлыйбыз
Матбугат көнендә республиканың масскүләм матбугат чаралары һәм журналистлар арасында уздырылучы иң мәртәбәле бәйге -"Бәллүр каләм" конкурсына йомгак ясалды. Быел ул унтугызынчы тапкыр үткәрелде. Узган ел әлеге конкурста без "Медиапроект" номинациясендә җиңеп чыгып, "Бәллүр каләм"ле булган идек. Быел да сынатмадык:"Иң яхшы шәһәр, район массакүләм матбугат чаралары " номинациясендә финалга чыктык, җиңү яуларга бер генә адым калды. Ә якташларыбыз, Байлангар авылы кызлары Айгөл Әхмәтшина белән Зөлфия Гыйльметдиноваларны "Бәллүр каләм" конкурсында җиңүләре белән ихластан котлыйбыз. Мамадыш районының "Нократ"(Вятка) мәгълүмат басмасында эшләүче Айгөл "Темасы -җирле, осталыгы -башкалача" номинациясендә,"Болгар" радиосында хезмәт куючы Зөлфия "Россия Федерациясендә әдәбият елы" махсус проекты буенча җиңү яуладылар.
Нет комментариев