Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Шәйхетдинов Билал Шәйхетдин улы

04 мая 2020, 23:02

Зәйнәп СӘЛӘХОВА, Өлге авылы:

Мин өебездә саклана торган фотосурәтләр альбомын карап утырырга яратам. Ул альбомда - безнең гаилә тарихы. Шундагы фотоларга карап әти-әниемнең кечкенә чагында нинди булганнарын, әби-бабайларымның яшь чакларын күрә алам. Ул альбомда тагын әле мин күрергә өлгермәгән әби-бабайларым да бар. Әнием аларны бик кадерләп саклый. Җае чыканда ул миңа алар турында сөйләргә дә ярата. Ә бер фотосурәт белән әнием аеруча горурлана. Анда бик нык минем бертуган абыема охшаган бер солдат сурәтләнгән. Ул минем әниемнең бабасы - Бөек Ватан сугышы ветераны - Шәйхетдинов Билал Шәйхетдин улы.

Билал бабам 1926нчы елның 1нче апрелендә Кукмара районының Өлге авылында дөньяга килгән. Алдау көнендә тугангамы, бик шаян, җор телле, бик юмарт кеше булган. Иптәшләре шушы сыйфаты өчен аңа Алтынбай дип кенә эндәшә торган буланнар.  Әле бүген дә бу кушаматны онытып бетермиләр безнең авылда. Өлкәннәр безне Алтынбай оныклары дип йөртә. 

Әнием сөйләве буенча, Алтынбай бабама сугыш башланганда унбиш кенә яшь була. Сугысугыш башланганда унбиш кенә яшь була. Сугышка китеп, явыз дошманнарга каршы сугышырга теләсә дә, аңа унҗиде яшенә кадәр авылда калып, колхозда эшләп, көчен арттырырга туры килә. 1943нче елда аны да сугышка алалар. Сугышка кадәр әле хәрби өйрәнүләр узарга Суслонгер дигән лагерьга җибәрәләр аны. Монда хәрби өйрәнүләр узу урынына көннәр буе ашамый-эчми урман кисүдә эшләргә туры килә бабайга. Күп кенә иптәшләре авыр эшкә түзә алмыйча үлеп тә калган шунда. Ә Алтынбай бабаебыз сугышка тәки барып җиткән. Сугышта Висла елгасы янында барган каты сугышта яраланып госпитальдә дәваланып чыккач, яңадан кулына корал ала. Ул Берлинның үзенә кадәр барып җитә. Варшаваны азат итүдә катнаша.

Алтынбай бабай пулеметчы булып хезмәт иткән. "Бервакыт ул берүзе генә пулеметы белән дошман тылында калган", - дип сөйли әнием. Пулеметын дошманнарга бирмәс өчен урман буендагы куаклар арасына качып, тын да алмыйча, бик озак ятарга туры килә аңа. Ядрәләре беткән була. Шуңа күрә шул вакытта дошманнарны юк итә алмаганга бик үкенә торган булган. 
1945нче елда бабай тагын яралана. Бөек Җиңү таңын ул госпитальдә каршылый. Ә авылга 1950нче елда гына кайта ала. Әбиебез Гаилә белән гаилә корып, өч бала үстерәләр.  Шуларның берсе - әниемнең әтисе Рашит бабам. 

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Алтынбай бабаебыз күптөрле медальләр, 3нче дәрәҗә Дан ордены,  2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бу медаль, орденнарны әниемнең туган йортында кадерләп саклыйлар. Ә теге фотосурәтне без әнием белән зурайтып ясап, рамкага урнаштырдык.  Башка сугыш ветераннарының портретлары белән бергә Җиңү бәйрәме көнне авылыбыз һәйкәле янына куйдык. Ә быел Алтынбай бабаебызны Кукмара шәһәрендә узачак “Үлмәс полк” сафларына алып чыгачакбыз.

Без, бүгенге чор балалары, сугыш ветераннары белән бик горурланабыз. Без тыныч тормышта яшәсен өчен сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары, кичергән авырлыклары өчен рәхмәт йөзеннән рухларына догалар багышлыйбыз.

Ул чор кешеләре зур тырышлык белән яулап алган тынычлыкның кадерен белеп, матур тормышка сөенеп, бабаларыбызның күрсәткән батырлыкларын онытмыйча, аларның исеменә тап төшермичә яшәргә сүз бирәбез!

Нет комментариев