Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Хаҗип Мөнипов

06 мая 2020, 18:57

Мөнипов Хаҗип 1916 елның 2 февралендә элеккеге Тәкәнеш районы Дусай авылында крестьян семьясында туа. 1919 елга кадәр авылдагы башлангыч мәктәптә укый. Соңрак Мамадыш шәһәрендә "Крестьян яшьләре" мәктәбен тәмамлый. 1932 елда ике айлык укытучылар курсында белем ала. Шул җәйдә Түбән Өскебаш мәктбендә укытучы һәм пионервожатый булып эшли.1935 елда Бурсык-Елга башлангыч мәктәбе мөдире һәм укытучы булып эшли. 1939 еда РККА сафларына алына. 1940 елның көзендә Куйбышев хәрби политик училищесына җибәрелә.

Сугыш башланып 3 көн үткәч, политрук званиесе бирелә. Хәрәкәттәге армиягә Ленинградны саклаучы көньяк-көнчыгыштагы 2 удар армиянең (Брянск фронты) 37 танк дивизиясенең, мотополкның политрук вазыйфасын үти башлый. Шулай итеп, беренче тапкыр сугышка керә. 1941 елның 29 сентябрендә контузия ала. Чиләбе шәһәренең госпиталендә дәвалана. 1942 елның башында дәваланып, Кәркәүч авылына гаиләсе янына кайта. Авылда 2 көн торганнан соң, яңадан сугышка китә, Крым фронтының 51 армия составына җибәрелә. 51 армиянең 398 укчы дивизиясе, 824 укчы полк төркемендә политрук вазыйфасын үти. Керчь жирләрен дошманнан азат итүдә катнаша. Шул тирәдә барган сугышларда аягы яралана. Новороссийск шәһәрендә дәвалана, аягы яраланган урында гонгрена башлана, аягы киселә. Тбилиси, Ашһабад шәһәрләрендә дәвалана. 1943 елның 4 апрелендә авылга кайта. 1,2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң 40 ел балалар укыта, 7 ел мәктәп директоры булып эшли. Читтән торып тарих институтын тәмамлый.

Нет комментариев