Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Баляев Михаи Федрович

08 мая 2020, 21:33

Люция БАЛЯЕВА:

Минем бабаем - Баляев Михаил Федрович. Ул 1920нче елның 20нче сентябрендә Кукмара районы Янил авылында туа. 11 яшендә ятим кала. 5 класста укыганда МТСка эшче столяр булып эшкә алына.

1940нчы елның 12нче октябрендә Кызыл Армия сафларына алалар. Ә 1941нче елның 22нче июнендә илебезгә кара кайгы килгәч, барлык ир-егетләребез белән беррәттән ул да сугышка алына. 1941нче елның 1нче октябреннән алып 1943 елның июнь аена хәтле Эстониядә, Польшада пленда була. Ул Вязьма, Дорогобуж, Ярсев, Днепр елгаларын азат итүдә катнаша. Һәм Смоленск шәһәрен азат иткәндә  ул әсирлеккә төшә. Әсирлектә 1 ел да 10 ай була. 1943нче елда совет солдатлары аларны әсирлектән азат итәләр. Шуннан соң аңа Украина госпиталендә ятарга туры килә. 1945нче елның 25нче гыйнварында ул яңадан туган илебезгә әйләнеп кайта. Бабама сугыштагы батырлыклары өчен орден һәм медальләр бирелә. Медальләре: “Бөек Ватан сугышында җиңүгә 20-30 ел”, “СССРның Кораллы көчләренә - 50 ел”, “СССРның Кораллы көчләренә - 60 ел”.

Сугыштан соңгы елларда, аягы яраланып калу сәбәпле, ул эшли алмый. Хәзерге вакытта вафат, Янил авылында җирләнгән.
Бабаем сөйләгәннәрдән:

“Мин 1940 елның 22 сентябрендә Кызыл Армия сафларына алындым. Сугыш башлангач, безне Монголия чигеннән Смоленск өлкәсе, Вязьма шәһәре чигенә күчерделәр. Килүгә бомбёжкага эләктек. Вязьма янында озак булырга туры килмәде. Озак та үтми, Смоленск сугышына килеп эләктем. Смоленск өчен барган сугышларның берсендә яраланып пленга төштем. Пленга төшкән 2222 кешедән бары 120 кеше исән калды. Аларның күбесе ачлыктан үлде, күбесен фашистлар һәлак итте.

Безгә су бирмиләр иде. Кайвакытны кызыктыру өчен, янга гына бочка белән су куялар . Әмма аны эчә алмыйбыз. Барып су эчтең исә, сине үлем көтә.

Аннан безне Люблин исемле лагерьга күчерделәр. Бу лагерьда крематорий бар иде. Люблинда миңа 15 көн булырга туры килде. Шушы 15 көндә генә дә 41 еврейны яндырдылар. Пленга төшкәч, һәр кешенең күкрәгенә кыздырылган утлы тимер белэн номер суктылар. Үлгәннәрнең урынында номерлар гына эленеп калды.

Люблинда озак торырга туры килмәде. Январь аенда Польшага озаттылар. Шулай булуга да карамастан, безне салкын сулы душка кертеп чыгардылар. Ашау ягы ифрат та начар иде. Хәтта ашка пыяла төеп салалар һәм шуны безгә китерәләр. Аның өстәвенә күпме кирәк мыскыл итәләр. Әмма без түздек, үзебезнекеләрнең коткарачагына ышандык. Шул ышаныч безгә яшәү көче бирде. Мине яндырырга чират җиткәндә могҗиза булды, күктә безнең самолетлар күренде һәм безне әсирлектән азат иттеләр.

Ниһаять, ул көн килде. 1943 елның августында без үзебезнең туганнар кочагында идек инде. Госпитальдән дәваланып чыкканнан соң, 1945 елның 25 январендә өйгә кайттым.
Үземнең соңгы сүзем итеп шуны әйтер идем: “Ватаныбызга тугърылыклы булыгыз. Бүгенге тормышның кадерен белеп яшәгез. Моның өчен укуда тырышырга, тагын бер кабат тырышырга кирәк.

Кояш мәңге балкысын, кешеләр тыныч яшәсен, илебезнең күге мәңге аяз булсын!”.

Әгәр дә исән булса, 100 яшь булыр иде минем бабаема. Рәхмәт сиңа, бабаем!

Нет комментариев