фото

Кукмара районында «Табигать сакчылары» исемендәге экологик квест оештырылды

Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле призлар тапшырылды.

Югары Арбаш урта мәктәбе базасында район мәгариф идарәсе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе, «Галактика» балалар иҗат үзәге ярдәме белән I районара «Табигать сакчылары» исемендәге экологик квест үткәрелде.

Кукмара һәм Мамадыш районнары мәктәпләреннән 7 команда үзара ярышып, экология өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Балалар 12 станция буенча биремнәр үтәделәр. Анда төрле чаралар: конкурс, викториналар, уеннар каралган иде.

Квест йомгаклары буенча, беренче урынга — Поч.Кучук һәм Нырты урта мәктәпләре, икенче урынга —  Березняк төп һәм Тау иле урта мәктәпләре, өченче урынга —  Шәмәк төп мәктәбе, Байлангар һәм Югары Арбаш урта мәктәбе командалары лаек булды. 

Фото: Гөлшат Исламова
 

Нет комментариев