Гадәттә, тәмәке тартучыларның тешләре сары була. Тешләрен чистартырга иренүчеләрдә дә бар ул проблема.
Тешнең сарысын сода бетерә. Җылы суга сода салып болгатыгыз да шуның белән авызыгызны чайкагыз.
Тешне әфлисун кабыгы яки бакча җиләге белән ышку да нәтиҗә бирә.
Борынгы кешеләр тешләрен күмер ярдәмендә чистарткан. Күмер белән теш пастасын бергә кушып...
Гадәттә, тәмәке тартучыларның тешләре сары була. Тешләрен чистартырга иренүчеләрдә дә бар ул проблема.
Тешнең сарысын сода бетерә. Җылы суга сода салып болгатыгыз да шуның белән авызыгызны чайкагыз.
Тешне әфлисун кабыгы яки бакча җиләге белән ышку да нәтиҗә бирә.
Борынгы кешеләр тешләрен күмер ярдәмендә чистарткан. Күмер белән теш пастасын бергә кушып чистартсагыз, тешегез тиз агарыр.
Алма серкәсе тешне чистартып кына калмый, эмальне җимерә торган бактерияләрне дә үтерә.
Мөмкин кадәр күбрәк салат яфрагы ашарга тырышыгыз.
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=765.sV0Pr9zJgkAu-
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев