30 июль 2015 яңалыклары
-
“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясендә Кукмара районында 267 200 сумлык ярдәм күрсәтелгән
Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә акциядә 697 иганәче катнашкан. Алар Татарстан Республикасының 36 муниципаль районында 322 гомумибелем бирү оешмасына ярдәм күрсәткән. Бу - Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Апас, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Кайбыч, Лениногорск,...
-
Җиде бала анасы: “Йөрәк парәм үлем белән көрәшкәндә, ятим бала алам дип сүз бирдем” (+Фото)
Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында 7 бала тәрбияләүче искиткеч ханым, баш хәрефтән язылырга хаклы күркәм АНА белән танышып кайттым. Дөресен әйтик, олы яшьтәге, тормыш авырлыгы баскан ханым белән очрашырга әзерләнгән идем. Ә Светлана Әүхәтшинаны күргәч, тел шартлаттым. Сөбханалла! 47не һич биреп булмый үзенә. Бер сәгать буе үзе белән әңгәмә корганнан...
-
"Башваткыч"та яңа алып баручы!
Тапшыруның беренче алып баручысы Җәвит Шакировның "Башваткыч"тан китүе турында инде кыш көне үк имеш-мимешләр йөрде. Бу хакта аерым мәкалә дә язып чыктык. Хәтерләсәгез, ул вакытта Җәвит Шакиров концертларга өлгерә алмау сәбәбе белән тапшырудан үз теләге белән китергә ниятләгән иде. Яңа сезоннан "Башваткыч"та "Аулак өй" тапшыруының алып баручысы Зөлфәт Зиннуров эшләячәк....
-
Җырчы Чәчкә серләрен ача: «18 яшьлек егетнең башын әйләндерермен дип уйламаган да идем...»
Җырчы Чәчкә - Лилия Габделхакова быел зур сәхнәдә җырлый башлавына 10 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена, үзе исә 30 яшен тутырды. Иҗат юлын очраклы гына сайлап, бар нәрсәгә дә үз көче белән ирешкән һәм үзенә бай репертуар туплаган, тамашачысын булдырган әлеге яшь ханым безгә дә кайбер серләрен ачты. «Клибымны әбиемә...
-
Кукмараның ике участок инспекторы яңа “Нива”лы булды
Күптән түгел республиканың территориаль эчке эшләр бүлекләренә "Нива" маркалы 72 автомобиль тапшырылды. Бу көнне безнең эчке эшләр бүлеге дә ике машинага баеды. Машина ачкычлары иң лаеклы дип саналган участок инспекторлары - Виталий Кусаев һәм Зөлфәт Мөхәммәтҗановларга бирелде. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=765.q8pG0bUtABwDKSQuRO-
-
Салат яфрагы тешне чистарта
Гадәттә, тәмәке тартучыларның тешләре сары була. Тешләрен чистартырга иренүчеләрдә дә бар ул проблема. Тешнең сарысын сода бетерә. Җылы суга сода салып болгатыгыз да шуның белән авызыгызны чайкагыз. Тешне әфлисун кабыгы яки бакча җиләге белән ышку да нәтиҗә бирә. Борынгы кешеләр тешләрен күмер ярдәмендә чистарткан. Күмер белән теш пастасын бергә кушып...
-
“Баламишкин” гармунчылар ансамбле Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатына килүчеләр өчен әзерләнгән концертта чыгыш ясаган
Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар ансамбле (җитәкчеләре Илгиз Зарипов) Казан -Арена стадионы янәшәсендә әзерләнгән ачык сәхнәдә - Су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионатына килүче тамашачылар өчен әзерләнгән концертта катнашкан. Алар сәхнәдә икенче булып чыгыш ясаганнар. Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчыларның республика конкурсының III дәрәҗә, "Иске Казан түгәрәк уен"...
-
Кукмарада берәү больницаның балалар тудыру бүлегеннән ишекләр урлаган
19-25 июльдә район эчке эшләр бүлегендә 99 гариза һәм хәбәр кабул ителде, шуларның икесе җинаятьләр турында иде, дип хәбәр итә kukmor-ovd.ru сайты. 20 июль төнендә билгесез зат Купка авылындагы "РАЙПО" кибетенә керә һәм спиртлы эчемлекләр урлый. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан каракның кем булуы ачыклана. 21 июль төнендә 19 яшьлек Кукмара кешесе...
-
Нормабашта чишмә төзекләндерү өмәсе узачак
Өмәгә чакырабыз! 1-2 августта Нормабаш авылында чишмә төзекләндерү өмәсе үткәрелә. Якташларны, авылдашларны өмәгә чакырабыз. Башлана 8.00 сәгатьтә. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Кукмарада яшен булуы ихтимал
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, бүген, 30 июльдә, Кукмарада +22, +23 градус җылы булачак. Бераз яңгыр явуы, яшен булуы ихтимал. Иртәгә, 31 июльдә исә һава температурасы +20, +22 градустан артаячак. Шулай ук яшенле яңгыр явуы көтелә. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, үзегез сау-сәламәт булыгыз. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=765.Pe1dB4lNKpl1jSQ2-
-
Кыр эшләре чорына ярыш шартлары
Урып-җыю эшләрендә катнашучылар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, түбәндәге төр техникада эшләүчеләр арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк: 1. Игеннәрне теземнәргә салучы комбайнчылар (гектарларда): ЖВН-6А; ЖРБ - 4,2; чит ил комбайннары. 2. Игеннәрне суктыруда эшләүче комбайнчылар (тонналарда): СК - 5 "Нива", "Енисей"; ДОН-1500; КЗС-7, чит ил комбайннары. 3. "Ягуар", "Полесье",...
-
Моряклар бәйрәм итте (+Фото)
26 июльдә Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән Кукмара районы моряклары үзләренең традицион бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Захид Мөхәммәтҗанов фотолары
-
Район Мәдәният йортында якташ язучылар белән очраштык (+Фото)
Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда булса, кешегә кирәкле белем - китапта. Китапханәләрдә якташ язучыларыбызның китапларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә, укучыларыбыз да аларның иҗатын ярата, үз итә. Күбебез үз якташ язучыларыбызны китаплары, әсәрләре аша гына танып беләбез. Нәкъ менә андый китап сөюче дусларыбыз өчен китапханәдә һәрдаим очрашулар булып...