Кайчан чик куелыр?
Күпме генә сорасагыз да исем-фамилиямне һәм адресымны әйтмим, чөнки безнең әле районда яшисебез бар. Ә йөрәк әрнүемне газетада бирү-бирмәү сезнең карамакта. Тиздән балаларның көтеп алынган җәйге каникуллары башланыр. Ә аңарчы соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре үтәр. Бик күңелле, матур бәйрәмнәр, сүз дә юк. Әмма соңгы вакытта бу бәйрәмнәрнең ямен бозып, берсеннән-берсе...
Күпме генә сорасагыз да исем-фамилиямне һәм адресымны әйтмим, чөнки безнең әле районда яшисебез бар. Ә йөрәк әрнүемне газетада бирү-бирмәү сезнең карамакта.
Тиздән балаларның көтеп алынган җәйге каникуллары башланыр. Ә аңарчы соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре үтәр. Бик күңелле, матур бәйрәмнәр, сүз дә юк. Әмма соңгы вакытта бу бәйрәмнәрнең ямен бозып, берсеннән-берсе уздырып, укытучыларга зур суммада бүләкләр бирешү модага кереп китте. Беркөнне киленем дүртенче сыйныфта укучы оныгымның җыелышыннан елап кайтты. Бәйрәм үткәрү өчен фәлән сумма акча җыешабыз, дигәннәр. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган балалар өчен нәрсәгә кирәк соң андый купшы кичәләр, укытучыга кыйммәтле бүләк бирү. Укытучы хезмәте өчен ай саен хезмәт хакы алып эшли, ләбаса. Бер матур букет, бик кирәк булса, истәлеккә сувенир бирү дә җитәдер дип уйлыйм. Мәктәптә белем алу дәвам итә бит әле. Киленем: "Сыйныфта минем кебек каршы килеп сүз әйтергә теләүчеләрнең барлыгын белсәм дә, җыелышта торып басып, үз сүземне әйтергә оялдым", -ди. Олы оныгыбыз унберенче сыйныфны тәмамлый. Аның өчен дә акчаны инде сыйныфлары белән бер ел алдан җыеп, кассага салып куйганнар иде. Өченче оныгыбыз балалар бакчасына йөри. Кыскасы, кая карама - акча кирәк. Ә киленемнең дә, улымның да хезмәт хаклары зур түгел. Газеталарда, телевидениедә коррупция, тегеңә, моңа акча биргәннәр, дигән сүзләрне укыйбыз, еш ишетәбез. Ә үзебез үз кулларыбыз белән һаман бүләк бирәбез. Моңа кайчан чик куелыр икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев