23 май 2016 яңалыклары
-
Кредитны азрак түләүнең өч ысулы
Хәзерге вакытта кредит алмыйча яшәүчеләр, булса да, бик аздыр. Чөнки ничек тә кешедән калышмыйча яшисе килә. Бигрәк тә яшьләрнең. Ә кредит түләүнең хәтта ки кризиска кадәрге чорда да гаилә бюджетында сизелмичә калмаганын бик яхшы беләбез. Бүген - хезмәт хакы кимеп, ә бәяләр икеләтә артып торган бер мәлдә, бу хакта әйтеп...
-
Вахит авылының “Наза” фольклор ансамбле фестивальдән өченче урын белән кайтты (фото)
Биектау районының Шәле авылында республикакүләм "Иске Казан түгәрәк уены" фестиваль-конкурсының финалы узды. Фестивальдә Татарстанның 29 районыннан 59 фольклор коллективы катнашты. Районыбызнын Вахит авылы мәдәният йорты каршында оешып, Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендә эшләп килүче "Наза" фольклор ансамбле (Нәсыйхә Нәбиева, Гөлсинә Кәримуллина, Мәрьям Гыйльметдинова, Дания Шиһапова, Алсу Гарифуллина) бәйгедә өченче дәрәҗә лауреат исеменә...
-
Юл һәлакәтендә велосипедчы картның гомере өзелгән (ФОТО)
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 22 майда, көндезге сәгать 2 тулганда була. Баулы - Октябрьский автомобиль юлында велосипедчыны җиңел машина бәрдерә. Баулы районының 39 яшьлек кешесе идарә итүендәге, Октябрьскийдан Баулыга таба хәрәкәт итүче КIA GEED автомобиленең югары тизлектә баруы да әйтелә. Бу хакта җирле ЮХИДИ хезмәткәрләре район матбугатына җиткергән. Велосипедтагы 74 яшьлек...
-
Кайчан чик куелыр?
Күпме генә сорасагыз да исем-фамилиямне һәм адресымны әйтмим, чөнки безнең әле районда яшисебез бар. Ә йөрәк әрнүемне газетада бирү-бирмәү сезнең карамакта. Тиздән балаларның көтеп алынган җәйге каникуллары башланыр. Ә аңарчы соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре үтәр. Бик күңелле, матур бәйрәмнәр, сүз дә юк. Әмма соңгы вакытта бу бәйрәмнәрнең ямен бозып, берсеннән-берсе...
-
Бердәм тавыш бирү көненә йомгак
Татарстан парламенты рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сайлау штабы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 22 майда алдан тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларга рәхмәт белдерде. «Кызганычка, бөтен теләгән кеше дә тавыш бирә алмады - бюллетеньнәр җитмәде», - диде ул. Билгеле булганча, быел көз 18 сентябрьдә халык РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячак. Бүгенге...