Читтән барысы да күренә
Миңа быел февраль аен район теш поликлиникасында үткәрергә туры килде. Куркып йөреп, ахыр чиккә килеп җиткәч кенә барырга булдым һәм үкенмим. Минем тешләремне терапевт-теш табибы Тәлгать Төхбәтуллин дәвалады. Искиткеч белемле белгеч, үз эшен яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкаручы, беренче категорияле теш табибы ул. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Поликлиникага килеп...
Миңа быел февраль аен район теш поликлиникасында үткәрергә туры килде. Куркып йөреп, ахыр чиккә килеп җиткәч кенә барырга булдым һәм үкенмим. Минем тешләремне терапевт-теш табибы Тәлгать Төхбәтуллин дәвалады. Искиткеч белемле белгеч, үз эшен яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкаручы, беренче категорияле теш табибы ул. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен.
Поликлиникага килеп керүгә чисталык, тәртип. Гардеробта эшләүче кызлар ягымлы итеп каршы алалар. Шәфкать туташлары елмаеп исәнләшәләр. Үз вазыйфаларын намус белән башкаралар. Коллективта татулык, бер-берсенә хөрмәт. Чиратыңны көтеп утырганда, әлбәттә, бар нәрсәгә игътибар итәсең. Барысы да күзгә күренә. Тешләре сызлап килүчеләргә аеруча игътибар бирелә. Коллективның шулай тату, үз вазыйфаларын намус белән үзвакытында башкаруларына күңел сөенә.
Бу уңышларга ирешү өчен теш поликлиникасы җитәкчесе Равил Габдрахманов һәм өлкән шәфкать туташы Эльмира Нуриеваларның күп хезмәтләре кергән.
Асия ӘМИНОВА, Зур Кукмара авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев