27 март 2016 яңалыклары
-
Ялган аракы турында хәбәр ит
Сатып алынган алкогольле эчемлекнең чынмы, ялганмы икәнлегенә шикләнәсез икән, аны интернет челтәрендә Татарстан республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп (uslugi.tatar.ru) ачыкларга мөмкин. Шешә капкачында күрсәтелгән партиянең теркәлү номерын яисә штрих-код өстендәге номерны язганнан соң, алкогольле эчемлекнең исеме, шешәнең күләме, катылыгы, җитештерү датасы һәм җитештерүче турында мәгълүмат аласың. Шулай ук...
-
Читтән барысы да күренә
Миңа быел февраль аен район теш поликлиникасында үткәрергә туры килде. Куркып йөреп, ахыр чиккә килеп җиткәч кенә барырга булдым һәм үкенмим. Минем тешләремне терапевт-теш табибы Тәлгать Төхбәтуллин дәвалады. Искиткеч белемле белгеч, үз эшен яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкаручы, беренче категорияле теш табибы ул. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Поликлиникага килеп...
-
Зөлфәт Зиннуров үзе кадәр балык тоткан
Зөлфәт Зиннуров Тукай районы Колыш авылы янында бүген әкәмәт зур балык тоткан. Чулман елгасы чуртаны бу. Зөлфәт әлеге фотоны «Идел» журналындагы дусларына җибәргән. Балыкның зурлыгын үзегез күрәсез. Матбугат.ру
-
Россиядә сәгать күчте
Россиянең кайбер өлкәләрендә бүген вакыт бер сәгать алга күчте. Исегезгә төшерәбез: Россия халкы 2014 елдан бирле кышкы вакыт буенча гына яши. Шулай да берничә регионда мартның соңгы атнасында сәгать күчерү әле һаман да дәвам итә. Узган төнне Алтай крае, Алтай республикасы, Забайкалье, Әстерхан, Ульяновск, Сахалин өлкәләре вакытларын бер сәгатькә алга...
-
Кукмарада сырага сорау кимегән
Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органыннан алынган мәгълүматларга караганда, районыбыз авылларында быел алкоголь продукциясе сатуның артуы күзәтелә. Узган елның гыйнвар-февралендә 28 мең литр спиртлы эчемлек сатылган булса, быел ул 33 мең литрга җиткән. Аның каравы, Кукмарада сырага сорау кимегән - быел әле 19 мең литр гына кулланылган. Узган ел...
-
Янгын сүндерүчеләр 10 сыер, 5 бозауны уттан коткарды
Үткән тәүлектә Татарстанның дәүләт янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре 38 объектка чакыртылган. Лениногорск районының Иске Писмән авылында янгын сүндерүчеләр 15 баш эре терлекны уттан алып калган. Абзар түбәсендәге печәнгә ут кабып, якындагы торак йортларга, кибет бинасына да ялкын җәелү куркынычы туа. Сарайның түбәсе, печән янып бетә. 15 баш терлек - 10 сыер,...
-
Машинаны газ ягулыгына күчерү чыгымын дәүләт капларга булыша
Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүчеләргә яңа җиһазлар урнаштыру чыгымнарының 15-30 процентын капларга дәүләт субсидия белән ярдәм итәчәк. Субсидиягә бөтен категория кулланучылар дәгъва итә ала. Агымдагы елның мартында Татарстан Министрлар Кабинеты белән «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ арасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү программасы турында килешүгә кул куйган иде. Аның кысаларында, юридик...
-
Китапханә яңалыклары
Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова "Вода источник жизни на земле" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Укучылар Чуковскийның "Мойдодыр" дип исемләнгән әкиятен укыды, кроссворд чиште. Китапханәче су һәм аны саклау турында тулы мәгълүмат бирде, "Какие бывают водоемы" исемле презентация карау оештырды. Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова, кече яшьтәге мәктәп...
-
Бүген РДКда бушлай спектакль була
Хөрмәтле кукмаралылар! 27 мартта район Мәдәният йорты сәхнәсендә, халыкара театр көненә багышлап, Кукмара халык театры Сәет Шәкүров пьесасы буенча куелган "Сине ташлап китә алмыйм" комедиясен тәкъдим итә. Башлана 14.00 сәгатьтә. Керү ирекле. Барлык театр сөюче тамашачыларны чакырып калабыз! Рәхим итегез!