Жилой Рудникта яшәүче Вакыйф Исламовның көндәлегендә тормыш чагыла
Гыйнвар аеның өтеп ала торган суык көне иде. Тышка чыгарга куркып, урамны тәрәзәдән генә күзәтәм. Җылы өйдә аяк бөкләп утыруга ни җитә соң, дим. Шулчак чаңгыларга басып, якындагы нарат урманына юл тотучы авылдашым Вакыйф Исламовны күреп калдым. Абау, җаным, өркетмәгән бит үзен Кыш бабай! -Булган сәламәтлекне сакларга кирәк, - диде...
Гыйнвар аеның өтеп ала торган суык көне иде. Тышка чыгарга куркып, урамны тәрәзәдән генә күзәтәм. Җылы өйдә аяк бөкләп утыруга ни җитә соң, дим. Шулчак чаңгыларга басып, якындагы нарат урманына юл тотучы авылдашым Вакыйф Исламовны күреп калдым. Абау, җаным, өркетмәгән бит үзен Кыш бабай!
-Булган сәламәтлекне сакларга кирәк, - диде ул, бер очрашкач.
Моңарчы белмәгәнмен: спорт белән яшь чагыннан ук дус икән ул: милли көрәш, гер күтәрү белән шөгыльләнгән, ярышларда катнашкан. Инде алтмыш яшенә якынлашканда да бу дуслыкка хыянәт итмәгән. Иртәләрен зарядка ясый, ишегалдында үзе ясап куйган турникта тартыла, кар өстендә ялан аяк йөреп тә керә икән.
-Файдасы күп. Бердән, аяклар тирләми, икенчедән салкын тими: борын мышкылдатып йөргәнем юк, - ди.
-Кышын су коенудан туктавына да сигез еллап кына булыр, - дип сүзгә кушыла тормыш иптәше Сәрия.
Саба районының Олыяз авылында туып-үскән Вакыйф Исламовның ихтыяр көче әтисеннән - Бөек Ватан сугышының утлы-канлы юлларын үтеп, батырлыгы өчен II, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән Кавый абыйдан күчкән, күрәсең. Гармунда уйнау осталыгы да - әтисенең мирасы. Кызык: Сәрия белән дә гармун кавыштырган аларны. Егетнең Лубян урман техникумында укыган, ә кызның кирпеч заводы клубы мөдире булып эшләгән чагы булган.
-Лубяннан җитмеш студент безнең заводка ярдәмгә эшкә җибәрелгәннәр иде, - дип яшьлек елларына кайта Сәрия. - Вакыйф та шулар арасында. Ул минем янга гармун сорап килде: иптәшләре белән күңел ачарга җыенганнардыр, күрәсең. Менә шул вакытта бер күрүдә ошаткан инде мине. Өч елдан соң өйләнештек. Вакыйфны, техникумны тәмамлаганнан соң, Курган өлкәсенә җибәргәннәр иде, анда баш урманчы булып эшләде, мине шуннан кайтып алды. Инде утыз җиденче елын бергә гомер итәбез. Кызыбыз Эльвираны тәрбияләп үстердек, ике оныгыбыз бар.
Өйләренә кергәч, гасырлар кичәрлек нык һәм матур итеп сырлап ясалган өстәл-урындыкларны берәр остадан сатып алганнар, дип уйлаган идем. Ялгышканмын: боларның барысы Вакыйфның хезмәт җимеше икән. Гомумән, кулы агач эшләренә ятып тора, йорт-җирләрен төзү-төзекләндерүгә күп көче кергән. Шунысы мөһим: эшне бик вакланып, җиренә җиткереп, үзенчә башкарырга ярата икән.
Мине иң гаҗәпләндергәне аның күп еллар буе көндәлек алып баруы булды. Очраклы рәвештә генә белеп, шул хакта язарга, дип сугылган идем аларга. Ә бит күпме ачышлар ясадым үземә.
Көндәлек башлаганына уналты ел икән инде. Һава торышы, гаиләдә тормышы, башкарган эшләр, мал-туар белән бәйле мәшәкатьләр, авылдагы хәлләр, кем дөньяга килгән, кем киткән, кем гаилә корган - калын дәфтәрләрдә барысы чагылыш тапкан. Иренмичә, көн саен язып барган. Күпмедер дәрәҗәдә тарихи әһәмияткә ия бу көндәлек.
-Нәрсә этәрде сине бу эшкә?- дип соравыма Вакыйф серле генә елмаеп куйды.
-Кирәк булгандыр инде, - ди.
Көндәлек белән бәйле бер кызыклы хәл турында сөйләде. Бервакыт аңа берәүдән эш коралы алып торырга туры килгән. Бу әйбер әле сатуда сирәк очраган һәм ярыйсы ук кыйммәтле булган. Файдалангач, Вакыйф аны теге кешенең шоферына кайтарып биргән һәм бу хакта көндәлегенә язып куйган. Күпмедер вакыттан соң хуҗасы эш коралын сорап килмәсенме! Миндә юк, дигән Вакыйф. Мин дә алмадым, ди икән шоферы. Вакыйф көндәлеген күрсәткән. Ә-ә, искә төшердем, мин аны бер иптәшемә биреп торган идем, дип акланган тегесе. Шулай итеп, көндәлек бу юлы документ ролен дә үтәгән.
Менә шундый үзенчәлекләргә ия авылдашым.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
фото: http://alexandraline.ru/tag/lichnyj-dnevnik-2/feed
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев