27 март 2015 яңалыклары
-
Хатыннарның ызгышуы ирнең үлеменә китергән
Чаллы шәһәренең 25 комплексындагы бер йортның баскыч мәйданчыгында күрше ике хатын талашырга тотынганнар. Аларны якларга ирләре дә чыккан. Нәтиҗәдә бер ир икенчесенең күкрәгенә пычак белән кадаган. 29 яшьлек ир шунда ук, ашыгыч ярдәм килгәнче үк җан биргән. Шулай итеп, ызгыш үтерүгә барып җиткән. Нәтиҗәдә хатыннарның икесе дә ирсез калган. Ирләрнең...
-
Нур белән дәвалану аркасында Жанна Фрискеның баш миендә үзгәрешләр булырга мөмкин
Рак авыруы белән көрәшүче танылган җырчы Жанна Фриске Мәскәүдәге бер дәваханәдә тикшеренү үткән. Бик авыр операциядән һәм озак дәваланудан соң җырчыга даими рәвештә медикларга күренеп торырга, шулай ук магнит-резонанс томографиясе үтәргә туры килә. Күптапкыр тикшерүләрдән һәм катнаш дәваланудан соң табиблар Жаннаның баш миенең уң як ярымшарларында критик үзгәрешләр юк дигән...
-
“Зилант”та кул көрәше буенча район беренчелеге үтте
Кул көрәше буенча "Зилант"та үткән район беренчелегендә 12 мәктәптән барлыгы 70 укучы катнашты. Традицион турнирда Янилдәге аграр көллияттән Әсхәт Җиһаншин, Кукмара 4 урта мәктәбеннән Гүзәл Галиевалар абсолют җиңүчеләр булдылар. Призлы урыннарны алучыларга әлеге бәйгенең спонсорлары - Кукмара металлл савыт-сабалар заводы, шәхси эшмәкәр "Муратова", "Намус" ширкәте, шәхси эшмәкәр "Илназ Шакиров"лар ярдәме...
-
Дустыбыз, каләмдәшебез Алсу Хәсәновага ярдәм итик!
Бәла көтелмәгәндә генә килә. Каләмдәшебез Алсу Хәсәнова да гөрләтеп эшләп йөргән арада чирләде дә китте. Табиблар яман чир диагнозын куйды. Алсу авырый башлаганнан соң барыбыз да күңел тынычлыгын югалтты. "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе - зур гына бер гаилә һәм Алсу шушы гаиләнең сөекле бер кызы. Шуңа күрә һәр иртәбез: "Алсуның...
-
"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблендә эшләүче якташыбыз Газинур Заһидуллин белән әңгәмә
Авылдашым - Түбән Өскебаш авылы егете Газинур Заһидуллинны бишектән үк беләм. Туганда ук җырлап тугандыр, диләр аның кебекләр хакында. 3 яшеннән сәхнәдә ул. Хәзерге вакытта керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблендә эшли. Район Мәдәният йортында булып узган концерттан соң аның белән сөйләшеп алырга булдым. -Газинур, күпләр музыкаль белем алгач, ялгыз җырлап...
-
Кукмара халык театрын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз
Кукмара халык театрының данлы тарихы бар. Инде күп еллар буе аны режиссер Рамил Сәләхетдинов җитәкли. Бу коллектив татар драматургларының күп кенә әсәрләрен сәхнәләштерде, халык әлеге спектакльләргә яратып йөри. Үзешчән артистларыбызның чыгышлары республика күләмендәге фестивальләрдә дә югары бәяләнә. Үткән елда Кукмара халык театры театр коллективларының "Идел Йорт" региональ фестивалендә Гран-при иясе...
-
“Дүрт капчыктан – ун капчык” акциясе 3 апрельгә кадәр бара
Сүз бәрәңге турында бара, дуслар. Бакчагызга Вахитов исемендәге хуҗалыктан алынган яхшы сортлы орлык утыртсагыз, дүрт капчык бәрәңге сезгә ун капчык (күбрәк булырга да мөмкин) уңыш бирәчәк. Безнең акциядә катнашып, дүрт капчык орлык бәрәңгесенә ия булуда бәхетегезне сынап карый аласыз. Моның өчен 6 март-3 апрель көннәрендә барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә яки...
-
Жилой Рудникта яшәүче Вакыйф Исламовның көндәлегендә тормыш чагыла
Гыйнвар аеның өтеп ала торган суык көне иде. Тышка чыгарга куркып, урамны тәрәзәдән генә күзәтәм. Җылы өйдә аяк бөкләп утыруга ни җитә соң, дим. Шулчак чаңгыларга басып, якындагы нарат урманына юл тотучы авылдашым Вакыйф Исламовны күреп калдым. Абау, җаным, өркетмәгән бит үзен Кыш бабай! -Булган сәламәтлекне сакларга кирәк, - диде...