Үз-үзеңә кул салу - иң зур гөнаһ
Яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салучылар саны буенча Русия беренче урынга чыкты. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, безнең илдә ел саен 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 2600 үсмер үзе теләп якты дөнья белән хушлаша. Шунысы сәер, медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге гамәлне кылучыларның 80 проценты психик яктан сау-сәламәт балалар. Аларның күбесе яхшы...
Яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салучылар саны буенча Русия беренче урынга чыкты. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, безнең илдә ел саен 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 2600 үсмер үзе теләп якты дөнья белән хушлаша. Шунысы сәер, медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге гамәлне кылучыларның 80 проценты психик яктан сау-сәламәт балалар. Аларның күбесе яхшы гаиләдә үскән, акыллы, белемле, яхшы укыйлар, наркотиклар белән мавыкмыйлар.
Психологлар үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, үз-үзеңә кул салуга тарткан сәбәпләр: "җавапсыз мәхәббәт", "ялгызлык", "ата-ананың аңламавы", "бурычка бату". Сүз дә юк, сабыйлыктан яшүсмерлеккә күчү чоры аеруча куркыныч була, бала андый вакытта әллә нинди акылсыз гамәлләр кылырга мөмкин. Әйләнә-тирә мохит тә бала тормышында зур роль уйный. Мәктәпләрдә БДИлар кертелү дә бала психикасына бик нык тәэсир итә. Шул ук вакытта иң якын кешеләрең дә сине аңламаса, бу очракта нишләргә кала? Баланы аңлап, якын килеп эш итсәк, бәлки бу күренешләр булмый калыр иде. Шушы нисбәттән чыгып, мәктәпләрдә лекцияләр, диагностикалар үткәрелә. Күптән түгел Урта Комар мәктәбендә "Тылсым" социаль яклау үзәге социаль педагоглары Эльмира Гарафетдинова һәм Гөлия Мифтахова "Суицид батырлыкмы, әллә куркаклыкмы?" дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
Шушы катлаулы тормышта баланы, якын кешеләребезне аңларга, аларның нәрсә әйтергә теләгәнен ишетергә, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга кирәк. "Мин сине яратам", "син миңа кирәк" сүзләрен балаларга ешрак әйтергә өйрәнсәк иде.
Эльмира ГАРӘФЕТДИНОВА, социаль педагог
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев