Ясәви ага Фәйзиев җир йөзендә алтмыш ел да бер генә көн яшәп калды...
"Бер күз ачып йомган ара гына Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер", - дип язган шагыйрь Назар Нәҗми. Әле шундый мизгелдәй гомерне кемдер хурлыкка калып, кемдер кешеләр күңелендә мәңгелек якты исем-истәлек белән кала, дип фикерли шагыйрь Роберт Рождественский. Ясәви ага Фәйзиев җир йөзендә алтмыш ел да бер генә көн яшәп калды. Кичтән Кукмараның...
"Бер күз ачып йомган ара гына
Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер", - дип язган шагыйрь Назар Нәҗми. Әле шундый мизгелдәй гомерне кемдер хурлыкка калып, кемдер кешеләр күңелендә мәңгелек якты исем-истәлек белән кала, дип фикерли шагыйрь Роберт Рождественский.
Ясәви ага Фәйзиев җир йөзендә алтмыш ел да бер генә көн яшәп калды. Кичтән Кукмараның "Татарстан" ресторанында якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, олы кунаклары авызыннан күңелне иләсләндерерлек җылы котлау-сөйләүләр күңелен нечкәртте, уйнаклаттымы, әллә икенче көнне үк иртән кемнәрнеңдер олы юбилей кичәсенә карата әйтелгән кинаясе ярсыттымы - аратаны ватып чыгардай ат кебек ярсынып типкән йөрәк бу юлы түзә алмады...
Алдымда "Социалистик Татарстан" газетасының 1986 елның 9 сентябрь саны. Ул кызыл, кара төсле булып чыккан. Уен эшмени: республика 400000 тонна ашлыкны дәүләт амбарларына тапшырып, социалистик йөкләмә уңышлы үтәлгән бит! Әле ун район хезмәтчәннәре бу уңышка ирешә дә алмаган икән: республика картасында алар җирлегенә кызыл йолдыз тамгасы куелмаган... "Дан сиңа, игенче!" баш мәкаләсендә якташыбыз Габделбәр Ризванов эшләре белән Татарстан данын күтәрүчеләрне мактый. 3-4 колхоз рәисләре арасында Ясәви Гайфи улы да телгә алына: "Урак башланган көннәрдә колхоз председателе Ясәви Фәйзиев белән Казанда больницада очраштык.
- Хәлең ничек? - дим.
- Хәлем ярыйсы. Әмма күңелем урынында түгел. Колхозда урак бара, мин менә больница койкасын җылытып ятам. Килешми.
...Соңрак белдем, кайтышлый ук комбайнчылар янына ашыккан ул. Бик озаклап, төпченеп аларның эшләре белән танышкан, гозерләрен тыңлаган. Икенче көнне үк хезмәтне нәкъ тиешенчә оештырып та җибәргән. Нәтиҗәсе һәрвакыттагына куанычлы: "Ударник" колхозы быел да алда, ашлык тапшыру планын да ул беренчеләрдән булып үтәде".
Тагын үзебезнең "Хезмәт даны" газетасында басылган бер рапорт турында да әйтим инде. 1981 ел, 19 декабрь саны. Шаулап-гөрләп ВЛКСМның ХХХVII район конференциясе узган... "Ударник" колхозы председателе Я. Фәйзиев, партоешма секретаре В. Муллин, авыл Советы председателе С.Саттаровалар 8120 центнер сөтнең дәүләткә озатылуын хәбәр итәләр, бу көнгә колхоз ит сату планын 111, йон сату планын 105 процентка үтәгән.
Уңышлар бихисап: ике орден, биш медаль, дүрт күкрәк билгесе, ТАССР Югары Советы Президиумы грамоталары, Кукмара КПСС райкомы һәм район Советы грамоталары шуларның дәлиле.
Ул елларда агросәнәгать комплексы Үзәк Комитетының хезмәтне саклау техник-инспекторы булган Рәшит Шәйхетдинов:
- Ул искиткеч гади, кешелекле зат иде. Килгән саен игътибар белән тыңлый, таләпләрнең кешегә эш барышында зыян китермәүгә юнәлгәнлеген аңлап, икенче тапкыр әйтергә юл калдырмый иде. Районда беренчеләрдән булып заманча машина-трактор паркы, авыл хезмәтчәннәре өчен купшы ашханә, мәдәният йортын төзәттерде ул. Кешеләр турында ихлас кайгыртты, механизатор-терлекчеләрне матди һәм рухи стимуллар кулланып эшләтә белде. "Ударник" колхозы машина-трактор паркында эшнең оештырылу дәрәҗәсе буенча Россия күләмендә беренче урын яулады. Күчмә Кызыл байрак, автомашина белән бүләкләнде.
Район ветераннар Советы рәисе Мияссәр ага Мансуров мәкалә героебыз белән иңне-иңгә куеп эшләде.
- Түбән Тәкәнештә бригадир булып эшләп йөргәндә берьюлы колхоз комсомол оешмасын да җитәкләде ул. Яше, энергиясе ташып торган егетне райком секретаре Шәрәпов бик хөрмәт итә иде. Аны Казанга авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен әзерләү курсына җибәрделәр. Кайтуга "Ярыш" колхозына (Төркәш авылы) рәис итеп сайладылар. 1958 елда райком секретаре Ф.Каюмов "Ударник" колхозына күчертте. Шунда 30 елдан артык эшләде бит ул. Авылны танымаслык итеп үзгәртте. Гаҗәеп җитез, булдыклы зат иде мәрхүм. Аны бик күп лаеклы мактадылар да, әмма аңа карап кәпрәймәде, - дип хәтер-хәтирәләрен яңартты Мияссәр Мансуров.
Җәмәгате Зөлхәбирә ханым аның белән 1947 елда таныша. Тәкәнештә телеграфист булып эшләгәндә гаҗәеп җор телле, өздереп җырлый торган бригадир, комсомоллар башлыгына кемнең күзе төшмәсен?! Алай да 3 елга сузыла кавышу сәгате.
-Ясәвигә 23 яшендә Төркәш колхозын тәкъдим иттеләр. Ул гел миңа кадәр башлап әнисе белән киңәште. Әнисе уңай сүз әйтмәсә дә, "Ышанычларын акламасам, китәрмен", - дип ризалашты. 1958 елда "Ударник" колхозына димләп, дүрт көн рәттән райкомга чакырттылар. Ул вакытта райком бюросы кичке сәгать унда гына башлана иде. Кая барасың ризалашмый? Колхозда күтәрәмгә калган илле сыер бар. Түбә саламнары ашатылып бетерелгән. Атлар - бичаралар, йөрерлек хәлдә түгел. Тәкәнешкә барып, кемнең саклык кассасында акчасы бар - әҗәт җыеп, Нырты совхозыннан фураж, салам юнәтте. Дусларны бик тиз таба, кешегә булышырга гына тора иде бит ул. Иртәнге сәгать өчтә чәй эчеп ала да, фермаларга җәяүләп китә иде, күрше авылларга да җәяү йөрде, шоферлары исән, алдый димәсләр. Кичке сәгать ун-унберләргә кадәр кайта алмады. Бигрәк "эш, эш" дип янды шул, бәгърем. Әле бит эшне алып бару гына түгел. Үзе үк булышканнар югары органнарга шикаять язып җанга тиделәр. Түбә калайларын ничә тапкыр санап чыкканнардыр - бер Ходай гына белә, - дип уфтана Зөбәрҗәт ханым. - Ул үзе эштә булган, райкомда ишеткәннәрне өйгә алып кайтмады. Мин дә аның турындагы гайбәтләрдән өстен булдым".
Властька Михаил Горбачев килгәч, йорт салырга ике процент белән 20 елга зур күләмдә ссуда бирү гамәлгә керде. Йорт салырга җыенуымны белгәч, Ясәви ага: "Ярдәм итәрмен, әмма бушка түгел. Һәр чыгымыңны теркәп бар, син дә урында эшлисең, тикшереп җелегеңә үтәрләр. Шоферга түләгәнеңне дә "аванс" дип машина номерын булса да языр бар", - дигән иде. Рас булды. Вахит тавында чыга торган блок сыман ташлар кайтарткач, райкомга җиткергәннәр: имеш, "импортный" таш белән йорт салам...
Тормыш вакыйгалар чоңгылында тәгәри бирә. Ясәви аганың балалары, гаилә корып, таза тормышта яшиләр, оныклар үсә. Ул төзеткән агросәнәгать, социаль көнкүреш биналары дистә еллар халыкка хезмәт итә. Яңаларын торгызырга кайчан мөмкинлек туар?
Азат САБИТОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев