22 апрель 2016 яңалыклары
-
Велосипедчылар колагына
Җылы һава торышы урнашуга шәһәр урамнарында велосипедчылар да күренә башлады. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе вәкилләре исә аларны игътибарлы булырга, урамга чыгар алдыннан әлеге транспорт чарасында йөрү кагыйдәләре белән танышырга чакыра. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирү юкка түгел, билгеле. Бактың исә, 2015 елда башкала урамнарында велосипедчылар катнашында шактый гына юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән....
-
Илгиз Зариповка мактаулы исем бирелде
Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Район Мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениесе концертмейстеры Зарипов Илгиз Рафаил улына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Ясәви ага Фәйзиев җир йөзендә алтмыш ел да бер генә көн яшәп калды...
"Бер күз ачып йомган ара гына Яшәү-күкрәүләргә тиң гомер", - дип язган шагыйрь Назар Нәҗми. Әле шундый мизгелдәй гомерне кемдер хурлыкка калып, кемдер кешеләр күңелендә мәңгелек якты исем-истәлек белән кала, дип фикерли шагыйрь Роберт Рождественский. Ясәви ага Фәйзиев җир йөзендә алтмыш ел да бер генә көн яшәп калды. Кичтән Кукмараның...
-
Яңарган хис (шигърият)
Әллә ничек кенә шунда, Әллә язмыш шаяртып, Юлларымда бер чибәрне Очраттым мин бервакыт. Әллә нишләтте күңелне - Сабыштым хыялыйга. Үзе кулын биреп, шуннан Чыгарса бик ярый ла! Битләрен чокырландырып Елмаюы үтерә! Сүзләремне әйтә алмыйм, Тамакларны киптерә. Мондый халәтләрнең инде Үткәненә бишбылтыр. Мүкләнгән дигән күңелне, Син, чәчбикә, нишләттең?! Ятсам уйлыйм, торсам...
-
13 яшьлек кызны ток сугып үтергән
Гадәттән тыш хәл 19 апрель кичендә, Яшел Үзән районының Түбән Карамалы бистәсендә булган. Кыз баланың үле гәүдәсенә ишегалдында тап булганнар. Әлеге факт уңаеннан Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсы 1 нче бүлеге - саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) кузгатылган. Тикшерү...
-
Кукмарада Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек бара
Быел 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. Дәүләт статистикасының Кукмара районы бүлеге баш белгеч-эксперты Эльмира Хафизова хәбәр итүенчә, бу чарага әзерлек эшләре бара, исәбе алынырга тиешле объектларның исемлекләре төзелгән, аларның саны - 15213. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыллардагы...
-
Кукмара полициясе ветераннарны хөрмәтләде (фото)
Район эчке эшләр бүлегендә Эчке эшләр органнары һәм Россия Федерациясе эчке гаскәрләренең ветераннар оешмасына 25 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Район эчке эшләр бүлегендә беренчел ветераннар оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Ул үз эченә 80нән артык кешене ала. Ветераннар рухи-әхлакый һәм патриотик кыйммәтләрне саклауда, яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә зур...