Яшь табиб Руслан Димитриев авыруларга карата бик игътибарлы
Яраткан бабамның үлеме сәбәпче булдымы, әллә башка нәрсәләр комаучаладымы, анысын төгаен генә әйтә дә алмыйм. Йөгереп йөргән, үземә төрле максатлар куеп, шуларның чынга ашасына хыялланып йөргән бер мәлдә, кисәк кенә мин авырып урын өстенә егылдым. Бу хәл минем өчен көтмәгәндә килеп чыкты, моңарчы бердә каты авырып урын өстендә озак ятарга...
Яраткан бабамның үлеме сәбәпче булдымы, әллә башка нәрсәләр комаучаладымы, анысын төгаен генә әйтә дә алмыйм. Йөгереп йөргән, үземә төрле максатлар куеп, шуларның чынга ашасына хыялланып йөргән бер мәлдә, кисәк кенә мин авырып урын өстенә егылдым. Бу хәл минем өчен көтмәгәндә килеп чыкты, моңарчы бердә каты авырып урын өстендә озак ятарга туры килмәде шул. Әле ярый туган ягымда ак халатлы фәрештәләр (табибларны мин шулай диеп атарга яратам), үзенең катлаулы эшенә җаваплы караган, ярдәм кулын сузарга әзер булган табиблар бар. Сүзем шундый табибларның берсе, яшь кенә булуына да карамастан, үз эшен яратып башкарган, һәрдаим ярдәм итәргә ашкынган табиб Руслан Павел улы Димитриев хакында.
Мине үзебезнең участок табибы Илфат Миркадәм улы Шәймарданов уролог кабинетына җибәрде. Элегрәк Фәрит Фатыйх улына мөрәҗәгать иткәнем бар иде, бу юлы аның ялга киткәнлеге ачыкланды. Шунлыктан, анда башка табиб - Руслан Павел улы кабул итә иде. "Минем авыруымны ачыклый алыр микән, ничек кабул итәр" - дигән борчулы уйлар миңа тынгылык бирмәде. Аның кабинетына кереп утыргач, табибның мине җылы итеп каршы алуы, кирәкле даруларны ничек эчәргә кирәклеген аңлатуыннан соң, мин аның яхшы күңелле, авыруларны бер караштан ниләр борчыганын белә алырлык табиб икәнлегенә ышандым. "Сезнең бөерләрегезгә зыян килгән, хирургия бүлегендә ятып дәваланмыйча, булдыра алмассыз"- дигән сүзләренә каршы килмичә, мин әйтелгән палатама юнәлдем. Хирургия бүлегендә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары күзәтүе астында үземә тиешле дәваны алдым. Аларның авыруга карата сабыр, ачык йөзле булулары мине сокландырды. Көнне-төнне белми сәламәтлекләре какшаган авырулар янында булу, аларга ярдәм күрсәтү зур сабырлык сорый торган эш. Монда ятып дәваланган дәвердә дә, табиб Руслан Павлович көн дә кереп авыруларның хәлен белеште, әз генә борчылып торганны күрсә, үз туганыдай якын итеп кайгырды, төпле киңәшләрен бирде, УЗИ, рентген кабинетларына төшәргә кирәк булган очракта, үзебезне ялгызгкына төшермичә, безнең белән бергә керә иде.
Яшь уролог Руслан Павел улы табиб һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы булганлыгын аңлап эшли. "Ак канатлы фәрештә" исеменә лаек булыр өчен, медицина өлкәсендә кулланыла торган терминнарны яхшы белү генә түгел, ә нәкъ менә табигать биргән мөмкинчелекләреңне дә тиешле куллана белергә кирәктер.
Табибларны яшәү билгесе дип билгеләр идем мин. Нәкъ менә алар ярдәмендә без үзебезне таза, сәламәт хис итәбез һәм, әлбәттә, әлеге һөнәр вәкилләре - могҗизалар тудыра алырдай илаһи затлар. Миллионлаган кешелер язмышын хәл итеп, һәрбер гаиләгә бәхет алып килердәй фәрештәләр алар.
Хәзерге вакытта яшьләрнең медицина өлкәсенә тартылулары да сөендерә. Иң мөһиме: алар кеше язмышына битараф булмыйча, үз эшләрен яратып, авыруларга җылы мөнәсәбәттә калып хезмәт итсеннәр иде дип телим мин.
Табиб кулында - кеше гомере. Халык ихтирамын һәм ышанычын яулау өчен Руслан Павлович бөтен барлыгын, белемен, һөнәри осталыгын, авыруга карата җылы мөнәсәбәтен кызганмый эшли. Аның кебек табиблар, шәфкать туташлары күбрәк булса, халыкның медицинага булган тискәре карашы үзгәрер иде, мөгаен.
Илзия Харисова.
Фото: http://vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев