29 февраль 2016 яңалыклары
-
Рәмзия бәете
24 гыйнвар көнне безнең өчен кадерле булган Мөхәммәтгалиева Рәмзия Васыйл кызы мәңгелеккә безнең арабыздан китеп барды. Аңа нибары 49 гына яшь иде әле. Бисмил ләәһир рахмәәнир рахим Башлыйм әле, бәетемне Васыйл кызы Рәмзия рухына Дога булып ирешсен бу бәетем. Яңа елга кергәндә, Уйладым мин, еладым. Күп калмаган яшәремә Аңладым мин,...
-
Район Советында киңәйтелгән утырыш узды (+Фотолар)
Бүген район Советында җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында социаль-икътисадый һәм сәяси мәсьәләләргә багышланган киңәйтелгән утырыш узды. Анда район прокуроры Ришат Шакиров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина, "Экосервис" оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, Мәмәшир мәктәбе директоры Ринат Насыйбуллин, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар...
-
Туган көне дүрт елга бер килүче Алмас Нәзиров бүген бәйрәм итә
Бүген үзенчәлекле көн. 29 февраль дүрт елга бер генә килә. Бу көнне тууычылар бик аз. Аларны 1 мартка күчереп язганнар, гадәттә. Арча районының элеккеге башлыгы, хәзер Татарстанның Урман хуҗалыгы министры булып эшләүче Алмас Нәзиров исә 1956 елның 29 февралендә туган. Шулай булып исәпләнә дә. Дүрт елга бер килгән туган көн...
-
20нче "Салават Кубогы" үз иясен тапты (+Фотолар)
Чаллыда 20 нче тапкыр "Салават Кубогы"на автомобильдә узышлар үтте. Чаллы ипподромы йөзләгән автоспортчыны үзенә җыйды. Илдәге бердәнбер хәйрия автомобиль трек ярышлары "Россия балалар фонды"ның Татарстан бүлеге рәисе, популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов инициативасы буенча оештырыла. 20 ел дәвамында старт түләүләре һәм бүләк фондының бер өлешеннән җыелган акча Чаллы...
-
Яшь табиб Руслан Димитриев авыруларга карата бик игътибарлы
Яраткан бабамның үлеме сәбәпче булдымы, әллә башка нәрсәләр комаучаладымы, анысын төгаен генә әйтә дә алмыйм. Йөгереп йөргән, үземә төрле максатлар куеп, шуларның чынга ашасына хыялланып йөргән бер мәлдә, кисәк кенә мин авырып урын өстенә егылдым. Бу хәл минем өчен көтмәгәндә килеп чыкты, моңарчы бердә каты авырып урын өстендә озак ятарга...
-
Китапханә яңалыклары
Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, югары сыйныф укучылары өчен, "Һөнәрләр илендә" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Ул китапханәче һөнәре турында сөйләгәннән соң, презентация күрсәтте. Укучыларга һөнәрләр турында күп мәгълүмат бирелде. Китапханә дәресенең максаты: укучыларга һөнәрләр турында сөйләү, аңлату. Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, төрле...
-
7 яшьлек бала коега егылып төшкән
Әлеге хәл кичә булган - Түбән Каманың Шинниклар урамында 7 яшьлек бала өсте ачык калган коега егылып төшкән. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бала әти-әнисе белән булган. Ул алардан бераз алдарак барган һәм ачык калган коега егылып төшкән. "112" хезмәте аша коткаручыларга хәбәр 15:36 сәгатьтә кергән. Гадәттән тыш хәл...
-
Купкаларча “Башваткыч”
Район һәм авыл китапханәчеләре мавыктыргыч, кызыклы тамашаларны бик еш үткәрәләр. Әле шушы көннәрдә генә Купка авылы мәдәният йортында да әнә шундый чараларның берсен күреп кайттык. Укучыларны китапханәгә җәлеп итү өчен ниләр генә уйлап тапмый Рәхилә апабыз! "Яңа гасыр" каналыннан баручы "Башваткыч" уенын клуб кысаларына күчерде ул. "Беләге юан - берне...
-
Карабодай ярдәм итә
Тезгә сыеклык җыелып шешүгә каршы мин бик әйбәт, нәтиҗәле ысул беләм. Кулым шешкәч, бу ысулны үземдә сынап караганым булды, таныш-белешләргә әйтеп, алар да файдасын күрделәр. Карабодай ярмасын кофе тарттыргычта ваклап пешергәннән соң, җылы көе полиэтиленга салып, сыеклык җыелган урынга куясың, өстеннән җылы чүпрәк белән бәйлисең. Төнгә бәйләсәң яхшырак. Үземдәге шеш...
-
Кукмарада укучылар ГТО нормалары тапшырды (+Фото)
Кукмара 4нче мәктәбендә районыбызның барлык 11 сыйныф укучылары беренче этап ГТО нормалары тапшырды. Спорт программасында чаңгыда шуу, турникта күтәрелү, озынлыкка сикерү, 50 метрга йөзү, пневматик винтовкадан ату һәм башкалар бар.
-
Кукмарада “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең финалы узды (+Фото)
Поселокның "Гөрләвек" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2016" бәйгесенең финалы үтте. Беренче урынны - поселокның "Кыңгырау" балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Рәйхана Степанова, икенче урынны - "Йолдызлык" бакчасының музыка җитәкчесе Нияз Хәсәнов, өченче урынны "Чулпан" балалар бакчасыннан тәрбияче Айгөл Хәсәнова алды. -Бәйгедә 21 балалар бакчасы хезмәткәре катнашты. Алар...
-
Каенлыкта кышны озаттылар (+Фотолар)
Каенлык авылында кышны озату бәйрәме үткәрелде.Анда төрле уеннар, ярышлар оештырылды. Авыл халкы коймак һәм самавыр чәе белән сыйланды.