Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбетдинова белән әңгәмә

Яңа ел алдыннан якташыбыз, Березняк авылы кызы, Яр Чаллы шәһәрендәге татар дәүләт драма театры артисты Алсу Хәбетдиновага "Татарстанның атказанган артисты" дигән исем бирелде. Аның белән элемтәгә чыгып, мактаулы исеме белән котлаганда Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Чаллы филиалында режиссура факультетын тәмамлаучы Алсуның диплом эше язып, аны якларга йөргән көннәре...

Яңа ел алдыннан якташыбыз, Березняк авылы кызы, Яр Чаллы шәһәрендәге татар дәүләт драма театры артисты Алсу Хәбетдиновага "Татарстанның атказанган артисты" дигән исем бирелде. Аның белән элемтәгә чыгып, мактаулы исеме белән котлаганда Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Чаллы филиалында режиссура факультетын тәмамлаучы Алсуның диплом эше язып, аны якларга йөргән көннәре иде. Ниһаять, диплом - кулда, алда тагын да зур мөмкинлекләр...

-Алсу ничә яшендә "Мин артист булам" дип әйтте икән?

-Кечкенәдән үк җырларга, биергә ярата идем. Кич белән өебездә һәр көнне диярлек концерт куелды. Фазыл абыем гармунда уйный, әти - алып баручы. Ул чираттагы номерны игълан иткәнче мин тиз генә мич артында әле бер, әле икенче күлмәкне киеп чыгып җырлыйм һәм биим. Мендәр челтәре ябып чыгам, я икенче бер тукымага уралып һинд кызы образын башкарам, яки әбинең яулыгын бөркәнеп, ул булып сөйләшәм. Кечкенәдән үк артист булам дип хыялландым. 10 сыйныфта укыганда "Казан театр училищесы артист булырга теләүчеләрне укырга чакыра" дигән игъланны күргәч, теләгем тагын да ныгыды. Әле дә исемдә, бу хыялым турында иң элек, ояла-ояла, татар теле укытучым Нурзидә Абдуллинага сөйләгән идем. Нурзидә апа мине көн-төн артист булырга әзерләп, үзенең туфлиләрен, күлмәкләрен кидертеп, театр училищесына алып китте. Училище баскычларыннан менгән чакта йөрәгемнең ничек сикергәнен үзем генә белдем. Безне Ринат Әюпов, Шамил Бариев, Мәсгуть Имашев, Асия Хәйруллина кебек мәшһүр педагоглар укытты. Җырчы Ләйсән Мәхмүтова, журналист Искәндәр Сираҗи, Шамил Фәхретдиновлар белән бер төркемдә белем алдык. Диплом спектаклен карарга төрле театрлардан режиссерлар килгән иде. Дүрт театрга чакыру алдым. Яңа гына ачылган Яр Чаллы театрына 1992 елда курсыбыздан биш артист килеп төштек. Труппада яшьләр аз булганлыктан, безне кочак җәеп каршы алдылар.

-Һәм зур сәхнәдә иң беренче роль...

- Гафур Каюмовның "Һинд кызы" спектаклендә Кәбирә роле иде ул. Гомере буе колхоз рәисенә гашыйк булып, аны көтеп ялгыз калган шәфкать туташы, мәхәббәтенә тугры калган олы ханым. Зур, авыр рольдән башладым. Яшь чак, куркып кына тотынган идем, эшли-эшли иң яраткан рольләремнең берсенә әверелде.

-Алсу, гадәттә, атказанган дигән исемне өлкәнрәк яшькә җитә башлагач бирәләр. Сез бит әле бик яшь, кем әйтмешли гомернең кыл уртасына да килеп җитмәгән. Бу исемне алу көтелмәгән бүләк булдымы?

-Атказанган исеме миңа театрыбызның 25 еллыгын бәйрәм иткәндә бирелде. Әйе, көтелмәгән сюрприз булды ул. Иң беренче итеп укытучым Нурзидә апага шалтыраттым. Минем өчен ул да сөенде. Аңа рәхмәтем бик зур - балачак хыялымны тормышка ашырырга булышкан кеше бит ул.

-Сәхнәдә уйнаган рольләрнең тормышта да кирәге чыкканы булдымы? Текстны ничек ятлап бетерергә мөмкин? Сүзләрне онытып җибәргәндә нәрсә ярдәмгә килә?

-Юк, кирәге булмады әле. Киресенчә, тормыш тәҗрибәсен сәхнәдә еш кулланам. Хәзерге көндә "Ул бит кичә иде" дигән пьеса өстендә эшлибез. Мин - төп рольдә. Диләрә исемле ялгыз хатын образы ул, гел шуның турында уйлыйм. Тормышта үзем белән булган вакыйгалардан чыгып, "Ә менә Диләрә бу очракта нишләр икән?"дип чагыштырам. Образны иҗат иткәндә гел шуның белән генә яшисең. Эшкә барганда, кайтканда, ашарга әзерләгәндә, хәтта йокларга яткач та башкарасы роль турында уйлыйсың, сүзләрен ятлыйсың. Ә сүзләре күңелгә шулкадәр сеңә ки, төнлә уятып сорасалар да сөйләп бирә аласың. Алла боерса, көз көне бу спектакль белән 4-5 көнгә үзебезнең якларга да кайтырга җыенабыз.

-Сәхнәдән төшеп торып, тормыштагы Алсу турында да сөйләшеп алыйк инде.

-Урманда йөрергә, җиләк-гөмбә җыярга яратам. Иң яратканым -чәчәкләр. Өч гөлбакчам бар - өйдә, подъезд төбендә, бакчада. Анысы гел җәннәт инде. Подъездагы күрше бабай белән йорт каршыбызны ташлардан чистартып, төрледән-төрле чәчәкләр утырттык. Яз башында чыккан беренче чәчәкләрдән башлап, кар төшкәнчегә кадәр аш бүлмәсендәге өстәлем чәчәктән өзелми. Тормыш иптәшем Рәис - ерак юлларга йөри, җыр-моң ярата, театрда бөтен премьераларны карап бара, үз фикерен әйтә. Кызыбыз Динарага -11, улыбыз Ильяска - 6 яшь.

Театрда эшләү белән беррәттән, шәһәребездә эшләп килүче "Әллүки -моңлы көй" җыр театры өчен сценарийлар язам. Театральләштерелгән концерт-тамашалар алып барам. Шуңа күрә гел яңалык уйлап табарга, үз өстеңдә эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев