20 март 2016 яңалыклары
-
Ульяновск өлкәсендә һәлакәт: Татарстанның 4 кешесе үлгән
Бүген Ульяновск өлкәсендә Яңа Малыклы районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә Татарстаннан дүрт кешенең гомере өзелгән. Трассада Skoda Octavia һәм маршруттагы такси "ГАЗель" машинасы бәрелешкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, Skoda машинасын йөртүче идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм микроавтобус белән бәрелешә. Җиңел машинада булган 4 кеше вафат булган....
-
Ильвинаның гаилә хәле турында имеш-мимешләр күбәйде
Татар эстрадасының зәвыклы җырчысы Ильвинаның шәхси тормышы турында төрле имеш-мимешләр ишетелде. Янәсе, ул тормыш иптәше белән бергә яшәми. Моның хакмы-юкмы икәнен җырчы безгә тәгаен әйтте. - Бу сүзләр дөреслеккә туры килми, бар да яхшы, Аллага шөкер. - Ильвина, синең буш вакытыңны туры китерү кыен. Эш планын алдан билгеләп, теркәп куясыңмы?...
-
10нчы районара салым хезмәте “Ачык ишекләр” көне үткәрә
Салым түләүчеләр игътибарына Хөрмәтле салым түләүчеләр! 10нчы районара салым хезмәте 26 мартта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр салым түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә.
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары “Алтын камертон” дигән фестивальдә катнашты
Казанда инструменталь башкаручыларның "Алтын камертон" дигән беренче ачык республикакүләм фестиваль-конкусы узды. Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары - торбачы Тимур Гаптелганиев, Алмаз Әъләмҗанов, Ильяс Сибгатулиннар, саксафончы Илгиз Әфәндиев, Илһам Хөсәеновлар дипломантлар булдылар. Җитәкчеләре М.Р.Хәсәнов, концертмейстер З.А.Юзмеева.
-
Шаккатам
Кризисның азагы күренми, бәяләр һаман арта, дип зарланабыз. Ә менә таныш хатынның күңеле шат: өченче баласын алып кайтырга җыена. Уртача гына тормышлы үзләре, эш урыннары да вакытлы. Алга таба ничек яшәрбез, дип кайгырганнарын ишеткәнем юк. Бар икән кешедә батырлык! Алмаз, Кукмара
-
Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбетдинова белән әңгәмә
Яңа ел алдыннан якташыбыз, Березняк авылы кызы, Яр Чаллы шәһәрендәге татар дәүләт драма театры артисты Алсу Хәбетдиновага "Татарстанның атказанган артисты" дигән исем бирелде. Аның белән элемтәгә чыгып, мактаулы исеме белән котлаганда Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Чаллы филиалында режиссура факультетын тәмамлаучы Алсуның диплом эше язып, аны якларга йөргән көннәре...
-
Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе узачак
28 март, шимбә көнне Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр - балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленәчәк. Һәр төркемдә түбәндәге номинацияләр билгеләнә: 1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү; 2.Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү ("Фил"дән...