Якташыбыз Рүзәл Мөхәммәтшин: “Мине усал диләр”
Татар Толлысы авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин бүген "Идел" журналының шигърият бүлегендә эшли. Аңа 24 яшь, ТДГПУны тәмамлаган. "Каралама" китабы авторы. - Кукмарага сагынып кайтасыңмы? - Һәрвакыт. Кукмара дигәч, күз алдыма иң элек әти-әнием, сеңлем килеп баса. Аларны сагынып кайтам. Бәлки, бу теләгән кадәр еш кайта алмавыма да бәйледер....
Татар Толлысы авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин бүген "Идел" журналының шигърият бүлегендә эшли. Аңа 24 яшь, ТДГПУны тәмамлаган. "Каралама" китабы авторы.
- Кукмарага сагынып кайтасыңмы?
- Һәрвакыт. Кукмара дигәч, күз алдыма иң элек әти-әнием, сеңлем килеп баса. Аларны сагынып кайтам. Бәлки, бу теләгән кадәр еш кайта алмавыма да бәйледер.
- Чыгыш ясаганда аякларың калтырамыймы?
- Ничек генә! Калтырый, дерелди, бөтен тән куырыла. Иң кызыгы - ул бетә торган нәрсә түгел икән. Һәрхәлдә, миндә шулай. Беренчеме, ике йөз илленче чыгышмы - барыбер каушата, дулкынландыра. Ә сөйләгән вакытта бу хис, күрәсең, йөрәкнең эченә үк үтеп, анда бәргәләнә башлый. Шигырь укыганда онытылып тора.
- "Рүзәл өйләнгән", - диләр...
-Әйе, хәләл җефетем Мөслим районы Әмәкәй авылы кызы. Күпьеллык мәхәббәтем. Көнчерәк үзе. Очрашу-кичәләрдән соң төрле кызлар белән төшкән фотоларны интернетта күрсә, фикерен әйтмичә калмый.
- Син оптимистмы?
-Чеп-чи һәм теләсә нинди ситуациядә. Якыннарым холкымны - усал, кире, үзсүзле диләр. Сүздә торучан, ихлас кешеләрне яратам.
- Үзеңне "йолдыз" дип саныйсыңмы?
-Юк, "йолдыз" дип шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаны саныйм (көлә - автор). Исеме шундый булганга. Миндә андый чир юк, дип беләм.
Гасыр башы
Күңелләрдән шигырь эзлим...
Дәригъ! -
Тик тапканым -
Курку бары, шом.
Җир йөзеннән, күрәсең ки, аның
Акрын гына китеп барышы.
Инкыйлаблар арты инкыйлаблар,
Зат алыша затны,
Сынны - сын.
Нечкә лирика соң ни хәл кылып,
Кай куышка кереп сыенсын? -
Ут ялмаган йортның тәрәзендә,
Ватып чыгам, дипме, почмагын,
Бәргәләнә нәни күбәләктәй...
Дөрләп яна гасыр учагы:
Чатыррр!
Чотыррр!
Тынмый һаман тавыш,
Тынмый һаман һич шау, һич «ура»:
Җиһан кадәр җиһан шаша икән,
Шигырь ничек түзсен бу чорда?
Кеше кадәр кеше шаша икән,
Шигырь ничек түзсен бу чорда?! -
Ни дәгъва ит - күңелеңне шулай
Йолкып-йолкып җилгә очыр да...
Инкыйлаблар арты инкыйлаблар,
Дзот алыша дзотны,
Сынны - сын.
Нечкә лирика соң ни хәл кылып,
Кай куышка кереп сыенсын? -
Ут ялмаган бикле утардагы
Җай-чарасыз калган үгездәй,
Сыртын ерта-ерта, бәргәләнеп,
Китеп бара...
Китә ул бездән...
Күңелләрдән шигырь эзлим...
Дәригъ! -
Тик тапканым - явыз ниятләр.
Сыгыла да хыялларым, кабат
Китереп бер сылый ияккә:
Юк аларда җылылыкка урын,
Юк аларда гамь дә, борчу да,
Шигырь дә юк...
Шигырь дә юк икән,
Нинди өмет булсын бу чорда?
фото: http://www.vatantat.ru/page2223.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев