Якташыбыз Рүзәл Мөхәммәтшин: “Мине усал диләр”
Татар Толлысы авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин бүген "Идел" журналының шигърият бүлегендә эшли. Аңа 24 яшь, ТДГПУны тәмамлаган. "Каралама" китабы авторы.
- Кукмарага сагынып кайтасыңмы?
- Һәрвакыт. Кукмара дигәч, күз алдыма иң элек әти-әнием, сеңлем килеп баса. Аларны сагынып кайтам. Бәлки, бу теләгән кадәр еш кайта алмавыма да бәйледер....