Театр кием элгеченнән башлана, диләр. Хәер, һәр оешма ишек төбеннән, кием элгеченнән башлана. Кая кергәнеңне сине ничек каршылауларыннан аңлыйсың инде. Башкалабыздагы Имәнлек урамы, 43нче йортка урнашкан «Восхождение» тернәкләндерү үзәгенең бусагасыннан атлауга, мине көтеп торганнар диярсең, якын кешеләрен күргәндәй, елмаеп кочак җәеп каршыладылар.
Соңрак белдем, бер миңа гына түгел, килгән һәркемгә...
Театр кием элгеченнән башлана, диләр. Хәер, һәр оешма ишек төбеннән, кием элгеченнән башлана. Кая кергәнеңне сине ничек каршылауларыннан аңлыйсың инде. Башкалабыздагы Имәнлек урамы, 43нче йортка урнашкан «Восхождение» тернәкләндерү үзәгенең бусагасыннан атлауга, мине көтеп торганнар диярсең, якын кешеләрен күргәндәй, елмаеп кочак җәеп каршыладылар.
Соңрак белдем, бер миңа гына түгел, килгән һәркемгә шундый җылы мөнәсәбәт икән монда. Чөнки бу бусаганы башлыча башына бәла килгәч тә, язмыш тез астына китереп суккач та яшәү дәртен югалтмаган көчле рухлы кешеләр атлап керә.
- Һәр көнне йөзләгән шундый кешенең хәлен җиңеләйтеп, үз-үзләренә ышанычны арттырырга тырышабыз, - ди үзәкнең алыштыргысыз директоры Ольга Гончарова. - Мөмкинлек чикләнү ул авыру түгел, ә статус. Шуңа күрә авыруны дәвалап булса да, мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне бөтенләй савыктырып булмый. Безнең максат - аларны шул хәлдә дә тормышка яраклы, үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алырлык итеп яшәргә өйрәтү. Ә бит күбесе безгә килгәндә бөтенләй дөньядан ваз кичкән, күзләрендә яшәү дәрте калмаган була. Безнең хезмәткәрләрнең тырышлыгы, уңай мөнәсәбәте нәтиҗәсендә, 21 көн эчендә (кирәк булган очракта 42 көнгә кадәр арттырыла тернәкләнү вакыты) алар бөтенләй үзгәрәләр. Хатын-кызлар хәтта иннек-кершән сөртеп, матур булырга да тырыша башлыйлар.
«Восхождение» мөмкинлекләре чикләнгәннәрне тернәкләндерү үзәге 2006 елның 7 сентябрендә ачылган. 2008 елдан башлап социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автономияле учреждениесе булып санала. Ун ел буена республикабызның ярдәмгә мохтаҗ 6500 кешесе биредәге белгечләрдән квалификацияле ярдәм алган. Үзәк белгечләре Германия, Израиль, АКШ кебек илләрнең тернәкләндерү үзәкләрендә тәҗрибә туплаганнар. Үзәкнең мәйданы ике мең квадрат метрга якын. Биредә гаиләләре белән яшәүчеләр өчен фатирлар да бар. Көн саен 100дән артык кеше килә, аларның 2 проценты сукырлар. Узган ел мондый тернәкләндерү курсларын 731 кеше уңышлы узган. Бигрәк тә хәрәкәте чикләнгәннәрнең хәлләре сизелерлек яхшыра, 96 процентында әйбәт динамика күзәтелә. Килгәннәрнең барысы да психологик яктан савыгалар. Үзәктә тернәкләндерү буенча 21 белгеч эшли.
Үзәкнең хуҗабикәсе, аны төзегәндә үк башлап йөргән Ольга Гончарова белән бүлмәдән бүлмәгә үтәбез.
- Менә бу кабинетта шарлар тутырылган коры ванна куелган. Биредә аяклары йөрмәүчеләр «йөзә». Ә бу бүлмәдә физкультура белән шөгыльләнәләр...
Физиотерапия, массаж бүлмәләре хәтта иҗат остаханәсе - һәммәсе дә язмыш сынаулары алдында калганнарга булышырга җайлаштырылган. Кешенең иң зур дошманы кеше үзе, икеләнүеңне, куркуыңны һәм тагын күп кенә тискәре сыйфатларыңны җиңү - җиңел эш түгел. Ә менә сиңа ярдәм итәм дип атлыгып торучы, кечкенә генә уңышыңа да үзеңнән дә ныграк сөенүчеләрне күргәч, авырлыклар онытыла башлый. Үзәктә махсус җиһазланган фатир да бар. Анда аягы йөрмәүчеләр яки күзе күрмәүчеләр үз-үзләрен карарга өйрәнә. Биредә махсус мунчалалар белән юынудан башлап, ашарга пешерүгә кадәр өйрәтәләр. Шуңа да инде биредә бер тапкыр булганнар, файдасы барлыгын аңлап, кабат киләләр. Бәяләре дә хәзерге заман өчен куркыныч түгел, ә пенсияләре кечкенә булган, аз керемлеләргә ул бөтенләй бушлай.
Язмышның сиңа нинди сынау әзерләвен беркем дә алдан белми. Кичтән берни уйламый йокларга яткан, типсә тимер өзәрлек өрлектәй ир уртасы Фәрхад таң алдыннан үзенә инсульт булыр дип башына да китерми. Бәла аяк астында йөри диюләре хак. Аңын югалтып егылуы аркасында аның умыртка баганасы сына. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып киткәч, ун ай буе сырхауханәдә дәваланырга туры килә аңа.
- Яңадан тудым мин, -ди ул, моңсу елмаеп. - Нәни бала кебек кабаттан тәпи йөрергә өйрәндем. Миңа яңа тормыш бүләк иткән өчен табибларга бик зур рәхмәтлемен. Ә тагы да зуррак рәхмәтем - яраткан хатыныма. Авыр хәлдә калган ирләрен ташлап киткән хатыннар да була, ә минеке, бәхетемә, миңа яшәү дәрте биреп, һәр уңышыма, һәр хәрәкәтемә сөенде. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр үзенә. Ә инде юллама алып, монда килгәч, яшәүгә ышанычым тагын да артты. Үзем шикеллеләрне, аларның үҗәтлекләрен күреп, мин дә тормыш арбасыннан төшеп калмаска тырыштым. Уңышларым да бар. Кайчандыр аякка басу да зур хыялым иде. Инде менә, таяк белән йөрим. Бу курстан соң анысын да ташларга исәп. Исәнлекнең кадерен генә белеп бетермибез. Иң кирәге саулык икән.
Катлаулы диагноз аркасында балачактан ук инвалид арбасына утырган Марина тәмам сокландырды мине. Кыз яхшы билгеләренә генә башта мәктәпне, аннары югары уку йортын тәмамлаган. Хәзер дипломлы юрист. Бер генә концерт та аның җыр-биюеннән башка гына узмый икән биредә. Тәгәрмәчле арбада утырган килеш тә биеп була, теләгең һәм өйрәтүчең булса... Ә менә бүгенге концертта катнаша алмый ул - әбисенә дару алырга барасы бар. Гел ярдәмгә мохтаҗ булып кына түгел, үзе дә якыннарына ярдәм итә алудан кызның йөзендә шатлык, күзләрендә очкыннар. Ә инде Маринаның уктан ату спорты белән шөгыльләнә башлавын да белгәч, файдасызга үткән минутларым өчен ничектер оят булып китте.
- Булдыра торган кыз ул, бәлки, үзен киләчәктәге паралимпиада уеннарында да күрербез әле. Тик быелгы ярышлардагы шикелле мөнәсәбәт булмасын иде. Алар болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган бит инде. Моны онытмасыннар иде. Аннары бу хәл минем белән булмас дип берәү дә гарантия бирә алмый. Барыбыз да бер Кояш астында яшибез, - диде директор ханым, Марина күңелендәге өмет утын тагын да дөрләтеп җибәреп.
Бирегә килгән һәркемнең күңелендә шушы өмет утын кабызып яши бу үзәк. Тик республиканыкы дип аталса да, монда казанлылар һәм якын-тирәдәгеләр генә килә ала. Кунып калу урыннары каралмаган, көндезге режим белән генә эшли үзәк. Әгәр дә Казанда яшәү урыннары булса, үзәк башка шәһәр-районнардан да пациентлар кабул итәргә әзер.
Ишегеннән кергән чакта ук исеменең «Восхождение» булуы бераз аптыраткан иде. Үзәктә булып, аның хезмәткәрләре, анда дәваланучылар белән якыннан аралашкач, бу сорауга да җавап табылды. Тормышта өмете сүрелгәннәргә яңадан торып тураеп басарга, аска, тормыш төпкеленә төшмичә, биеккә, өметкә, үргә менәргә булышканы өчен шундый шигъри исем йөртә икән ул.
Фото: cri-voshozhdenie.ru
Нет комментариев