11 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әсән-Елга авылында өлкәннәрне хөрмәтләделәр (фото)
Әсән-Елга мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты үткәрелде. Чарада авылның 53 өлкән кешесе катнашты. Сәнгать үзешчәннәре катнашында үткән концерт өлкәннәрнең истәлекле вакыйгаларны искә алуы белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында әйтелгән рәхмәт сүзләре күңелләрдә бер рәхәтлек хисе калдырды.
-
Кукмарада өлкәннәргә матурлык салоны һәм “Артель”дә ташлама ясала
Хөрмәтле өлкәннәр! Пенсия таныклыгын күрсәткән очракта ел дәвамында "Айгөл"матурлык салоны һәм "Артель" аяк киемен ремонтлау остаханәсе хезмәтләреннән ташламалы шартларда файдаланырга мөмкин.
-
Илнар Сәйфиев: «Хатыным белән бергә уйнап үстек»
Халык күңеленә ул «Талбишек» җыры белән килеп керде. Һәр кеше йөрәгенә үтеп керерлек тема, ул җырны яратмый мөмкин түгел. Ә Илнар Сәйфиевнең моңлы тавышын?! Аңа да битараф калып булмый. Кыскасы, җырчы ягымлылыгы, сөйкемлелеге, халыкчан мәгънәле җырлары һәм сандугачтай тавышы белән тиз арада үзе янында тамашачысын җыйды. - Илнар, гаиләгез белән...
-
Реклама бирүчеләр игътибарына!
Белдерүләрегезне "Хезмәт даны" газетасы сайтына (kukmor-rt.ru) кую өчен бирә аласыз. Реклама бүлегендә баннер урнаштыру бәясе - 200 сум, 15 сүзгә кадәр юллы реклама, белдерүләр - 80 сум,котлаулар, реклама хокукындагы һәм юбилей турындагы мәкаләләр - 500 сум. "Танышу" рубрикасына урнаштыру - 200 сум.
-
«Яңадан тудым мин: авыр хәлдә калган ирләрен ташлап киткән хатыннар да була, ә минеке һәр хәрәкәтемә сөенде»
Театр кием элгеченнән башлана, диләр. Хәер, һәр оешма ишек төбеннән, кием элгеченнән башлана. Кая кергәнеңне сине ничек каршылауларыннан аңлыйсың инде. Башкалабыздагы Имәнлек урамы, 43нче йортка урнашкан «Восхождение» тернәкләндерү үзәгенең бусагасыннан атлауга, мине көтеп торганнар диярсең, якын кешеләрен күргәндәй, елмаеп кочак җәеп каршыладылар. Соңрак белдем, бер миңа гына түгел, килгән һәркемгә...
-
Ләйсән белән Булат "Хатын+Ир" концертына билет уйната!
Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов 19 ноябрьдә узачак "Хатын+Ир" исемле концертларына әзерләнә. Бу уңайдан йолдызлы гаилә интернеттагы "Bairam Family" исемле каналларында кызыклы видеоблог ачып җибәрде. "Хатын+Ир" скетч комедиясенең беренче сериясе ирләрнең хатыннарына нәрсә әйтергә ярамаганлыгы, икенчесе - ир-атның хатыныннан туган көнгә сорап китүе турында. Тиздән Ләйсән белән Булат әлеге шаян...
-
Кукмарада 10 октябрьдә өч юл фаҗигасе булган (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә, 10 октябрьдә Кукмара районында өч юл фаҗигасе теркәлә. Көндезге сәгать бердә поселокның Ленин урамы, 3 йорт янында "Лада Гранта" һәм "ВАЗ-212140" автомобиле бәрелешә. Фаҗига "Лада Гранта"ның "Нива"га юл бирмәве нәтиҗәсендә килеп чыга. Шушы ук көнне сәг.15.00дә Урта Комар авылында билгесез...
-
“Хезмәт даны” газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә
Ярты елга язылу бәясе 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.
-
Кукмарада бер көндә өч юл фаҗигасе теркәлгән (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 октябрьдә Кукмара районында өч юл фаҗигасе теркәлә. Иртәнге сәг. 7.00 тирәсендә Поч.Кучук авылының Мәктәп урамында "ВАЗ-21099" һәм чит ил автомобиле бәрелешә. Сәг.13.06 тирәсендә поселокта чит ил автомобиле һәм "Приора" бәрелешә. Сәг.16.09да "ВАЗ-210740" һәм "ИЖ-27175" автомобильләре бәрелешә. Зыян күрүчеләр юк. Фотолар...
-
Кукмарада беренче кар яуды
Синоптиклар инде дүшәмбе көнне үк кайбер районнарда кар явачак, дип фаразласалар да, Кукмарабызга әле ул бүген генә килеп җитте. Иртәнге якта вак-вак кына кар бөртекләре очты. Ә менә халык сынамышлары буенча, җиргә беренче кар төшеп, нибары 40 көн узгач кына бар җиһанны аклыкка төреп кыш киләчәк икән. Димәк, чын кышны...
-
Укытучылар көне уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр исемлеге
Белем һәм тәрбия бирүдә югары казанышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды Диләрә Антонова, Гөлфия Муллахмәтова, Роза Корбанова, күппрофильле лицей Рәмзия Зәкиева, Әлфия Закирова, Гөлнара Мөхәммәдъярова, Кукмара 4нче мәктәбе Гүзәл Габдрахманова, Фәйзелхак Ногманов, Пычак мәктәбе Ләйсән Хаҗиева, район мәгариф идарәсенең баш белгече Элизара Гавриленко, методист Гөлназ Гарипова, Манзарас...
-
Кукмаралыларны ноябрьдә рәттән 3 көнлек ял көтә
Канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бәйрәм яллары 4 түгел, 3 көн белән генә чикләнәчәк. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне - ял көне булып санала. Татарстан Республикасының "Бәйрәм көннәре һәм...
-
“Халык участок инспекторы” конкурсында катнашучы Айдар Фәйзуллин өчен тавыш бирик!
Халык участок инспекторы" дигән Бөтенроссия конкурсының икенче турына узучылар өчен онлайн-тавыш бирү бара. Тавыш бирү 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең икенче турында район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Фәйзуллин Айдар Нәҗип улы да катнаша. Түбәндәге сылтама аша кереп https://народный ууп Айдар Фәйзуллин өчен һәркем тавыш бирә ала. Активрак булыйк!
-
Вахитов исемендәге хуҗалык республикада терлекчелек буенча танылган, иң алдынгыларның берсе
Биредә мега-фермалар заманча итеп эшләнгән, терлекчеләр өчен уңайлы эш шартлары булдырылган. Бүгенге көндә хуҗалыктан көн саен дәүләткә 40 тонна сөт озатыла. Бу, билгеле, хуҗалыкта хезмәт куючы һәркемнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.