Вахитнең җәйге сәхнәсендә “Кичке уен” гөрләде (фотолар)
Вахит авылының җәйге сәхнәсендә "Кичке уен" бәйрәме: тамашачылар өчен күңелле уеннар, кайнар коймак һәм чәйләрдән авыз итү, авылыбызның талантлы артистлары чыгышы һ.б.лар Вахит авылы мәдәният йортының җәйге сәхнәсендә авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән истә калырлык, күңелле "Кичке уен" бәйрәме оештырылды. Әлеге күркәм бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов бар...
Вахит авылының җәйге сәхнәсендә "Кичке уен" бәйрәме: тамашачылар өчен күңелле уеннар, кайнар коймак һәм чәйләрдән авыз итү, авылыбызның талантлы артистлары чыгышы һ.б.лар
Вахит авылы мәдәният йортының җәйге сәхнәсендә авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән истә калырлык, күңелле "Кичке уен" бәйрәме оештырылды. Әлеге күркәм бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов бар халыкка рәхмәтен, изге теләкләрен җиткереп ачып җибәрде.
Чарага бик күп тамашачы җыелды. Әйтерсең лә Сабантуй бәйрәме. Чыннан да, бу бәйрәмдә өлкәне дә, яшьләре дә, балалары да катнашып, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Тамашачылар өчен мәдәният йорты каршында кайнар, искитмәле, тәмле коймаклар, чәйләр, күчтәнәчләр әзерләнгән иде. Һәркем әлеге сый-нигъмәттән авыз итеп, бик канәгать, рәхмәтле булдылар.
Бәйрәмебез авылның талантлы, матур җырчы-биючеләребез белән үрелеп барды: Рәзил Усманов, Алсу Нуриева, Нияз Кәримуллин, Алсу Гарифуллина, Инсаф Габидуллин, Адель-Алмаз Муллагалиевлар, Шамил Шәфигуллин, Рәйхан Газизуллин, скрипка кылларында уйнаучы Динәрә Гыйльфанова, "Җәүһәр" фольклор ансамбле солистлары Рәзилә Миннекаева-Нияз Кәримуллиннарның биюләре, Аш-Буҗи авылы егете Ришат Миннемуллинның шигырьләре "Кичке уен" бәйрәмен гөрләтеп, тамашачыларның мул алкышларын ишетеп, чын бәйрәм ясадылар. Алып баручылар Шамил Шәфигуллин-Динәрә Гыйльфановалар бәйрәмгә җыелган халык белән борынгы һәм хәзерге җыр-биюләр, уеннар, төрле конкурслар оештырдылар, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тамашачыларыбыз әлеге уен-көлке, бай эчтәлекле концерт программасыннан уңай энергия, күтәренке кәеф алып, матур итеп, рәхәтләнеп күңел ачтылар. "Кичке уен" чарасыннан соң барлык тамашачылар өчен дискотека оештырылды. Әлеге искиткеч бәйрәмнән халык битараф калмады, оештыручыларны, катнашучыларны мактап, рәхмәтләрен ирештерделәр.
Авылыбыз халкы тырышып эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә белә. Данлыклы, һәрвакыт югары урыннарда баручы Вахит авылы һәр тармактан, һәр яктан беренче урында. Әлеге күркәм бәйрәмне оештыручы авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановка, мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева, сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин, мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләргә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Авылыбызда яшәүчеләр өчен бик күп бәйрәмнәр, төрле күңел ачу чаралары уздырыла, мәдәният йортыбызның ишекләре ябык торганы юк. Сезгә эшегездә, шәхси тормышыгызда зур уңышлар телибез. Эшләрегез, тормышларыгыз матур, уң булсын!
"Кичке уен" чарасыннан Сезгә фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Зилә Корбанова фотолары, Вахит мәдәният йорты хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев