Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уразада телевизор карарга ярыймы? (сорау-җавап)

Ураза тотканда телевизор карарга ярыймы икән? Салават исемле укучыбызның соравына җавапны дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматовның "Шәригать" китабыннан җавап китерәбез. Телевизор карау гомумән ураза һәм тәһарәтне бозмый. Әмма әхлаксызлык, сугыш, үтереш һәм җенси теләкне уята торган программалардан ерак булу кирәк, алар мөселман өчен тыелган. Төрле юк-бар программалар карау уразалы вакытта...

Ураза тотканда телевизор карарга ярыймы икән? Салават исемле укучыбызның соравына җавапны дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматовның "Шәригать" китабыннан җавап китерәбез.


Телевизор карау гомумән ураза һәм тәһарәтне бозмый. Әмма әхлаксызлык, сугыш, үтереш һәм җенси теләкне уята торган программалардан ерак булу кирәк, алар мөселман өчен тыелган. Төрле юк-бар программалар карау уразалы вакытта ураза тотуның савабын киметә, уразага зәгыйфьлек китерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: "Ураза үзеңне ризыктан гына тыю түгел, ураза ул үзеңне начар гадәтләрдән, начар күренешләрдән дә саклау", - ди.
Әхлакый тәрбия бирә торган программаларны, дини тапшыруларны, ил хәбәрләрен карарга ярый, дип язган Габделхак хәзрәт Саматов.


Мөршидә КЫЯМОВА әзерләде

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев